Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Айрат Суфиянов: «Яратучы ярлыкамас»

(ШИГЫРЬ)

Җир өстенә төшсә Дәҗҗал,

Канлы сугыш, гауга, җәнҗал

Кемгә дә бишек булмас.

Фирдәвес җәннәтләренә

Ачылган ишек булмас.

Нух көймәсе тиранны да

Кала алмас коткарып.

Сүнәр... сүнәр кабынмаска

Фани дөнья утлары...

Яный бүген тереклеккә

Давыл алды тынлыгы.

Карагруһлар өеренең

Кабих астыртынлыгы.

Барчабызны да йотмасмы

Караңгылык чоңгылы?

...Кайсы диндә чагылмаган

Кыямәтнең чынлыгы?. 
Һәр чорда да бәндә – корбан...

Юкмы сайлау хокукы?

Ахрысы ул язылганны

Укый белмәгән сукыр...

Күргәннәр урап узалар

Алдында торса упкын.

...Безме – иманнан язганнар,

Безме – тәмугка утын?..

...Җирдән күкләргә тоташкан

Уйларым дулкын-дулкын.

Үз язмышы белән инсан

Уйнар кайчанга кадәр?

Яратучы ярлыкамас,

Гөнаһка батсак әгәр...
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев