Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ҮЗЕБЕЗЧӘ “КОРБАН-РОМАН”

Быел Х Казан мөселман киносы фестивалендә режиссер Салават Юзеевнең яңа гына төшерелгән "Корбан-роман" дигән тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Фильм "Инновация" студиясе тарафыннан язучы Илдар Әбүзәров әсәре буенча төшерелгән. Кинофильмда вакыйгалар Казанда бара: кадрда әледән-әле таныш йортлар, урамнар күренеп китә. Баш геройлар - бертуган Марс һәм Йосыф - икесе дә...

Быел Х Казан мөселман киносы фестивалендә режиссер Салават Юзеевнең яңа гына төшерелгән "Корбан-роман" дигән тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Фильм "Инновация" студиясе тарафыннан язучы Илдар Әбүзәров әсәре буенча төшерелгән.

Кинофильмда вакыйгалар Казанда бара: кадрда әледән-әле таныш йортлар, урамнар күренеп китә. Баш геройлар - бертуган Марс һәм Йосыф - икесе дә скрипкачылар. Аларның дус кызлары Марыся һәм Камилә, берсе -балерина, икенчесе - актриса. Хәер, гап-гади дус кызлар гына түгел, алар икесе дә Марсны яратып йөри. Марс Камиләне сайлый, шаулатып-гөрләтеп туй үткәрәләр. Туйда Йосыф белән Марыся гына бәхетсез булгандыр, мөгаен. Йосыф Марысяны сөя, кызның Марска булган мәхәббәте аның йөрәген әрнетә.

Төп рольләрне Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче милләттәшләребез, Ленсовет исемендәге театр актеры Эрнест Тимерханов (Марс) һәм Л.Эренбург исемендәге театр актеры Даниил Шиһапов (Йосыф) башкара. Марысяны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының балет артисты Александра Елагина уйный. Камиләне артист, ТЯГ каналында тапшырулар алып баручы Ләйсән Дусаева гәүдәләндерә. Фильмда шулай ук Мәскәүнең "Табакерка" театрында эшләүче Русиянең атказанган артисты Роза Хәйруллина катнаша.

Картинада күренекле сәнгать әһелләребезне дә күрергә мөмкин. М.Җәлил исемендәге театрның балет төркеме җитәкчесе Владимир Яковлев, театрның солисты, балет биючесе Нурлан Канетов, виртуоз музыкант Владимир Федотов, М.Җәлил исемендәге театрның һәм "La Primavera" оркестрының музыкантлары. "Корбан-роман" кинофильмында музыка күп яңгырый. Музыкаль бизәлешне композитор Радик Сәлимов эшләгән. Фильмның рәссамы - Александр Простов-Покровский. Проектны тормышка ашырырга республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мәдәният министрлыгы, "ТАТНЕФТЬ", "ТАИФ", "Казаньоргсинтез", "Ак Барс Банк" ярдәм иткән.

"Корбан-роман" фильмының темасы - яраткан кеше хакына корбан китерү. Картинаны төшерүчеләр аның жанрын үзләре "мистик драма" дип билгеләгән.

Фестиваль алдыннан "Мир" кинотеатрында "Корбан-роман" кинофильмын Татарстан җәмәгатьчелегенә күрсәттеләр. Шунда ук тамашачылар фильмның иҗат төркеме белән дә очраша.

- Кинофильмның сюжеты универсаль, аны мелодрама, интеллектуаль кино дип аңлап була. Шул ук вакытта аның өченче рухи катламы да бар, - дип башлады сүзен сценарий авторы һәм режиссер Салават Юзеев. - "Корбан -роман" фильмы мәңгелек кыйммәтләр, бер-береңне кичерә белү, мәхәббәт һәм үлем турында. Әйтергә кирәк, без бу фильмны төшерә башлаганда, эшләр гел җайлы гына барды. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин идеябезне хуплады. Әйтерсең лә, Хак Тәгалә үзе безгә хәерхаһ иде. Әмма ахырга таба эшләребез катлаулана башлады. Фильмны бик авырлык белән төшереп бетердек. Кемдер безнең үзебезнең корбан китергәнебезне көткән кебек булды.

Соңгы елларда Казаныбызда театр сәнгате нык үсте һәм без моны үзебезнең фильмыбызда күрсәтергә теләдек. "Корбан-роман" фильмын караган тамашачыларда театрга бару теләге уянсын иде, дидек.

Әйтергә кирәк, фильмны төшергән вакытта үзебез дә театр сәнгатенә онытылып гашыйк булдык. Вакыйгалар өлешчә М.Җәлил театрында баргач, безгә байтак вакытыбызны шунда үткәрергә туры килде, бөтен спектакльләрне диярлек карап чыктык. Казан опера, балет сәнгатенең югары дәрәҗәдә булуына үз күзебез белән күреп инандык.

Чыннан да, кинофильмда Казан урамнары төшерелгән кадрлар шигъри яңгырашка ия. Гүя туган, яраткан шәһәребезне яңа күзлектән күрәсең, аны тагын да ярата, бәяли, кадерли төшәсең кебек. Фильмда ниндидер сер, моң бар һәм ул тамашачыны ахырга кадәр әсир итеп тота. Биредә хәтта мәхәббәт күренешләре дә үзенә бер төрле хореография ритмында төшерелгән. Моның өчен бию остасы Наил Ибраһимовны чакырганнар.

Ә бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Х халыкара Казан мөселман киносы фестивале тантаналы төстә ачыла. Бер атна дәвамында дөньяның төрле илләрендә төшерелгән, мөселманнарның тормышы турында бәян иткән, сугышларга каршы юнәлдерелгән, милләтара, динара дуслыкка өндәгән 300ләп кинофильм күрсәтеләчәк. Быелгы Х фестивальнең алдагыларыннан аермасы тагын шунда - иртәгә "Мир" кинотеатрында фестивальнең рәсми булмаган ачылышы булачак. Анда 1920-30 елларда төшерелгән аклы-каралы кыска метражлы сүзсез фильмнар күрсәтеләчәк. Шулай ук Мәскәү пианист-таперы Арсений Трофимовның уйнаганын тыңларга мөмкин булачак. Кино сөючеләрне төрле бәйгеләр, бай музыкаль программа, тәм-томнар көтә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

."Корбан-роман" фильмыннан күренеш һәм фильмны төшергән иҗат төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев