Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ЙӨЗҮЧЕЛӘР УҢЫШЫ

Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ахырына якынлашып килә. Беренче көннәрдә үк кайсы команданың нинди төрдә көчле икәнлеге беркадәр тәгаенләнгән иде, ул ахырга кадәр шулай дәвам итте сыман. Чемпионатта Россия командасы янчыгына беренче "алтын"ны синхрон йөзү спорты буенча Олимпия чемпионнары Светлана Ромашина белән Наталья Ищенко салган иде. Озак та...

Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ахырына якынлашып килә. Беренче көннәрдә үк кайсы команданың нинди төрдә көчле икәнлеге беркадәр тәгаенләнгән иде, ул ахырга кадәр шулай дәвам итте сыман.

Чемпионатта Россия командасы янчыгына беренче "алтын"ны синхрон йөзү спорты буенча Олимпия чемпионнары Светлана Ромашина белән Наталья Ищенко салган иде. Озак та үтмәде, шушы дуэт ирекле программада тагын җиңүче пьедесталына басты. Алар бу юлы үзләренең "Инопланетяне" дигән программалары белән хәйран итте. Шушы ук көнне узган синхрон йөзү буенча катнаш дуэтларның ирекле программасында чыгыш ясаган Александр Мальцев һәм Дарина Вәлитованы да хөкемдарлар ярышның иң югары баллы белән бәяләде. Гомумән, Россия спортчылары синхрон йөзү буенча ярышларны зур уңыш белән тәмамлады. Мөмкин булган 9 алтын медальнең 8е россиялеләргә насыйп булды. Җыелма команданың баш тренеры Татьяна Покровская чемпионаттан бик тә канәгать калуларын, яуланган медальләр исәбе буенча рекордны яңарта алуларын искәртте. Әлбәттә, синхрончылар арасында безнең якташыбыз, Чаллы кызы Лилия Низамованың да булуы аеруча күңелле. Ул синхрон йөзү буенча техник һәм ирекле программаларда Россия җыелма командасы составында запаста иде. Бу төр ярышларның соңгы көнендә үткән катнаш программада Лилия суга команда составында чыкты һәм судьяларның югары балына ия булды.

Ә трамплиннан сикерү буенча ярыш пьедесталында Кытай спортчыларын аеруча еш күрергә мөмкин иде. Матбугат очрашуында 4 тапкыр Олимпия, 6 тапкыр дөнья чемпионы Чэнь Жолинь үз уңышларының серен күп вакытын күнегүләргә багышлавы белән аңлатты. Ир-атлар арасында 3 метр биеклектәге трамплиннан сикерү бәйгесендә чыгыш ясаган Евгений Кузнецов белән Илья Захаровка бәхет елмая язды үзе, алар беренче раундта хөкемдарларның иң югары баллын алган иде. Әмма аннан соңгы ике сикерештә Кытай спортчылары Россиянекеләрдән уздырды, "алтын"ны да алар алды. Евгений Кузнецов һәм Илья Захаровка "көмеш" белән канәгатьләнергә туры килде.

Россия йөзүчеләренә дә уңыш елмайды: Андрей Гречин, Никита Лобинцев, Владимир Морозов, Александр Сухоруков составындагы команда 100 метрлы арага кроль белән йөзү эстафетасында финиш сызыгын икенче булып кисте, башкача әйтсәк, көмеш медальгә ия булды.

Юлия Ефимова исә брасс белән йөзүдә 100 метр араны җиңүче булып тәмамлады, Россия янчыгына тагын бер "алтын"ны өстәде.

Россия спортчылары чемпионатның беренче көннәрендә медальләр исәбе буенча икенче урынга чыккан иде. Җыелма команда нәтиҗәләр буенча бер тапкыр алгы сызыкка да күтәрелеп алды. Әлегә россиялеләр 190 ил арасында 2нче урында бара. Исемлекнең башында - Кытай спортчылары.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Чемпионаттан күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев