Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Йорт кошлары бәбкәләренә субсидияләр өчен өстәмә акча бирү турында мөрәҗәгать әзерләнә

Ришат Хәбипов халыкка чебиләрне кооперативлар аркылы алу мөмкинлеген әйтте.

Чебиләргә, каз-үрдәк бәпкәләре өчен кооперативларга субсидияләр түләү өчен өстәмә акча бүлеп бирү турында мөрәҗәгать әзерләнә.

“Без, санкциягә каршы чаралар кысаларында, кош бәпкәләре, чебиләр бәясе чыгымнарын кайтаруга кагылышлы элекке субсидияне кире кайтару буенча өстәмә акча бүлеп бирү турында Хөкүмәткә мөрәҗәгать, документлар пакетын әзерлибез”, - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Мәсәлән, бройлер чебине 30 сумга сатып алалар, 50 процентын, әйтик, 15 сумын кире кайтара идек. 2020 елда бу чыгымнарга 22 млн сум акча тотылды. Бүген тәүлеклек чебеш 70 сумга җитте, басып чыгару өчен йомырка 50 сум тора. Безгә бу максатларга якынча 50 млн сумлап акча кирәк, ул бюджетта каралмаган, шуңа күрә Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез”, - диде ул.

Ришат Хәбипов халыкка чебиләрне кооперативлар аркылы алу мөмкинлеген әйтте.

“Инкубатор тоткан предприятиеләр халыкка бирәләр икән, кош бәясен без кооперативка кайтарабыз, шуңа күрә кооперативлар аркылы чебиләр алу мөмкинлеге бар. Безгә шулай итеп оештырырга кирәк: кооператив чебине халыкка арзан бәядән тарата һәм кооперативка шул субсидияләрне бирергә. Кооператив белән килешү төзергә кирәк: артык калган өлешен кооперативка сатарга яки суярга бирергә тиеш”, - дип аңлатты ул.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев