Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Үзәк Банк Казан күренешләре сурәтләнгән мең сумлык купюраларны бастыруны туктатты

Россия Үзәк Банкы Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы музее сурәтләнгән яңартылган 1 мең сумлык купюраның дизайнын үзгәртәчәк. Бу хакта Үзәк Банкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта банкноталарны чыгаруны туктатып тору карары кабул ителде. Ул киң әйләнешкә чыгарылмады», – диелә Үзәк Банк хәбәрендә.

Баштарак кайбер телеграм-каналлар элеккеге Сарай (Введенский) чиркәве бинасында урнашкан Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда эшли торган чиркәүне күргән, анда тәре сурәте булмавына һәм Сөембикә манарасының ярымае балкып торуына ачулары килгән.

Кайбер блогерлар бер символ булып, икенчесе булмауны банкнотаны «исламлаштыру» дип әйтте. Рус православие чиркәве купюраның мондый дизайны белән катгый рәвештә килешмәвен белдерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев