Уфаның «Нур» Татар театры карантинга ябылды
Тамашачылар билетларны кире кайтара, яки театр яңадан ачылганнан соң спектакльләргә килә ала.
Уфаның «Нур» Татар театры 6 февральгә кадәр спектакльләр күрсәтүен туктата.
Бу хакта «Башинформ» агентлыгы театрның матбугат секретаре Гөлшат Сафинага сылтама белән хәбәр итә.
«Мондый карар эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә кабул ителде, күп кенә актерлар авырый, — диде ул. — Билет сатып алган тамашачылар аларны кире кайтара, яки театр яңадан ачылганнан соң шушы спектакльгә, яисә кассада залда урыннар булу-булмавын ачыклап, башкасына килә ала».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев