Театрда – «Тантана»
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында җиденче тапкыр Татарстан Мәдәният министрлыгының "Тантана" театр премиясен тапшырдылар. Тамашачыны мәгърифәткә, яктылыкка әйдәүче артистларның үзләренең дә бәйрәм нурына күмелүен күрү рәхәт иде, бер үк вакытта тантана күңелдә берникадәр ризасызлыклар да тудырды. Режиссер Илгиз Зәйниев Чаллы дәүләт курчак театрында куйган "Сак-Сок" спектакленең ел вакыйгасы төрендә...
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында җиденче тапкыр Татарстан Мәдәният министрлыгының "Тантана" театр премиясен тапшырдылар. Тамашачыны мәгърифәткә, яктылыкка әйдәүче артистларның үзләренең дә бәйрәм нурына күмелүен күрү рәхәт иде, бер үк вакытта тантана күңелдә берникадәр ризасызлыклар да тудырды. Режиссер Илгиз Зәйниев Чаллы дәүләт курчак театрында куйган "Сак-Сок" спектакленең ел вакыйгасы төрендә бүләкләнүе, ягъни баш бүләккә лаек булуы сөендерде, әлбәттә. Чөнки "Сак-Сок" спектакле - курчак театрында, чыннан да, яңалык. Сәхнәдә күпләребез күреп гадәтләнгән ширма юк. Ул, әйтерсең зураеп, киңәеп калган, гүя аның чикләре юкка чыккан. Вакыйгаларның бәет сюжеты белән генә чикләнмичә, Г.Тукай, М.Әгъләм, Й.Миңнуллина, Г.Маркес әсәрләре белән үрелеп баруы вакыт яссылыгын киңәйткән һәм тамашага шигъри аһәң өстәгән. Яшь режиссерның татар халык авыз иҗатының, бу очракта "Сак-Сок" бәетенең асылына төшенүе бик сөендерә. Спектакльдә бер үк вакытта марионеткаларны да, перчатка-курчакларны да, кеше буе кадәрләрен дә, таяк белән йөртелә торганнарын да күрергә мөмкин. Кыскасы, бер тамашада курчак театрының бөтен чаралар байлыгы чагыла. Ә иң мөһиме, нәни тамашачылар театрында куелса да, әсәрдә хәзерге заманда аеруча кискенләшкән ялгызлык темасы күтәрелә, ата-аналар һәм балалар проблемасы яңача ачыла. Озын сүзнең кыскасы, "Сак-Сок" тикмәгә генә "Алтын битлек" театр премиясенең номинантлар исемлегенә кертелмәгән. Үз биналары булмауга да карамастан, кызыклы тамашалар иҗат иткән чаллыларга мәртәбәле бу бәйгедә чын күңелдән җиңү телибез.
Әмма "Тантана" премиясенә ел вакыйгасы төрендә "Сак-Сок" белән беррәттән академия театрының "Җилкәнсезләр"е дә дәгъва кылып "җиңелүе" күңел җилкәннәрен шиңдерде (режиссеры Георгий Цхвирава). Бу ике спектакльне янәшә куеп чагыштыру дөрес булмас иде, әлбәттә. Өстәвенә, "Сак-Сок" һәм "Җилкәнсезләр" икесе дә җанга газиз. Ләкин кара акыл белән фикер йөрткәндә дә, "Җилкәнсезләр"нең шактый өстен булуы күренә. Анда сурәтләнгән вакыйгалар да киңрәк колачлы, тарихны җанландыру да артистлардан зуррак осталык таләп итә, илдәге күпчелек халыкның акчага табынып кыйбласыз яшәгән заманда тамашаның әһәмияте, яңгырашы да зуррак. Һәм "Тантана"ның жюрие боларның барысын да тиешенчә бәяләми калмаган. Юкса, "Җилкәнсезләр"дә баш роль Нуретдинны башкарган Рамил Вәҗиевкә, икенче пландагы Мисбах Хаҗие белән дә күңелебезгә кереп калган Искәндәр Хәйруллинга ике номинациядә беренчелекне бирмәсләр иде. "Җилкәнсезләр" - актерлар уеныннан рәхәтлек кичерергә дә, ачы тарихыбыздан сабак алырга да мөмкинлек биргән тамаша. Аны караган саен үзең өчен яңа мәгънәләр ачасың. Шуңа күрә ап-ачык бәрелеп торган өстенлекләргә күз йомып, күләме, әһәмияте, көче ягыннан зуррак тамашаны баш бүләктән мәхрүм итү аңлашылып бетми. "Сак-Сок"ның "Алтын битлек" премиясе номинантлары исемлегенә кертелүе моңа төп сәбәп булса кирәк. Әмма мәскәүләр сүзенә зур әһәмият биреп, үзебезнең "Җилкәнсезләр"нең дәрәҗәсен киметү килешә торган эшме? Пәри башка, җен башка, дигәндәй, мәскәүләр теләсә нишләсен, "Тантана" үзебезнеке бит!
Юк, хикмәт монда Тинчуринның шәхесе зур булуында гына түгел. Минзәлә Татар дәүләт драма театрында классик драматургыбыз К.Тинчуринның яңа табылган әсәре буенча режиссер Рамил Фазлыев куйган "Каракүз" спектакленең, мәсәлән, "Тантана"да исеме ишетелүе генә дә кәефне корды. Бөек драматургыбызның чиле-пешле әсәре зур сәхнәгә, халыкка чыкканга шатланыйкмы?! Тамашачы "Каракүз"не күреп, шуны өлге-үрнәк итеп күңеленә салып куйса?! Худсовет булмау безне әнә шундый хәлгә калдырды. Бу вәзгыятьтә театрлардан пьесалар сайлаганда тагын да зуррак җаваплылык сорала. Спектакльдә Каракүзне уйнаганы өчен махсус дипломга лаек булган Динара Акматова өчен сөенсәк тә, тормышында ул төп бүләк булып калмасын иде дип телисе килә. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев