Татарстанга коронавирустан "Спутник V" вакцинасының беренче партиясе кайтты
Кичә берничә табиб аның беренче дозасын кадаткан инде.
Татарстанга коронавирустан "Спутник V" вакцинасының беренче партиясен кайтардылар. Беренче партиядә - мең доза. Аны медикларга кадаячаклар. Ә икенче партия укытучыларга, социаль хезмәткәрләргә ясалачак.
Шулай итеп, клиник тикшеренүләр узган яңа препарат белән вакцинация ясату башланды инде. Бу республика халкында коронавирустан коллектив иммунитет булдыруны тизләтергә ярдәм итәчәк. Хәзер тикшеренүдә катнашучы 45% кешедә бу чиргә антитәнчекләр бар.
Роспотребнадзорда белдерүләренчә, туристларның Яңа елларга килүенә татарстанлылар инде әзер. Вокзалларда һәм аэропортларда температура контроле системасы көйләнелгән. Республика кунакханәләре дә санитар иминлек кагыйдәләрен үтәүгә даими рәвештә тикшерү уза.
- Монда саклану чараларын үтәү мөһим. Без хәзер хостеллар һәм кунакханәләрне тиешле чаралар үтәлешенә тикшерәбез. Шуңа күрә яңа елда авырулар саны тагын да үсәр, коронавирус белән вәзгыять начарланыр дип уйламыйбыз, - дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Ковид йоктыруны киметер өчен күмәк иммунитет булырга тиеш. Тикшеренүләрнең икенче этабы күрсәткәнчә - антитәнчекләр пилот проектында катнашучы 45% кешедә барлыкка килгән.
- Массакүләм рәвештә чирләп китүләр булмасын өчен, җитмеш процент кешедә коллектив иммунитет булырга тиеш. Бу санга табигый юл белән, авырып терелгәннән соң йә вакцинация ярдәмендә ирешергә мөмкин, - дип аңлата санитар табиб Любовь Авдонина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев