Татарстанда янә кайбер чикләүләр кертелде
Бу атнаның шимбәсеннән, коронавирус эпидемиясенә бәйле катлаулы вазгыятьне истә тотып, Татарстанда янә кайбер чикләүләр кертелә. Аерым алганда, чикләүләр кафе-рестораннарның эшчәнлегенә кагыла.
Шимбә, 31 октябрьдән, Татарстанда күңел ачу чаралары һәм төнге вакытта - сәгать 23.00дән иртәнге 6.00гә кадәр җәмәгать туклануы биналарында хезмәт күрсәтү тыела. Хөкүмәт карарына республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. Республика хөкүмәте 2020 елның 19 мартындагы "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында"гы карарга төзәтмәләр кертте. Документ тексты буенча, сәгать 23.00дән 6.00гә кадәр оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә күңел ачу чаралары уздыру тыела (сүз бу вакыт аралыгында объектларга гражданнарны кертмәү, ә товарны алып чыгу мөмкинлеге бирү турында бара).
Документ шулай ук республика халкын кеше күп булган урыннарда (бер үк вакытта 50дән артык кеше булган җирдә), җәмәгать транспортында, таксида, парковка һәм лифтта битлек киюне мәҗбүр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев