Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанда 1 августтан 250 мең кешенең пенсияләре яңадан исәпләнә

1 августтан Татарстанда 2022 елда эшләгән пенсионерлар өчен пенсияләрне гаризасыз яңадан исәпләү узачак. Түләүләр өстәлү республикада яшәүче 250 меңнән артык кешегә кагылачак, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Социаль фонды бүлеге.

Яңадан исәпләү картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларга кагылачак, алар өчен иминият взнослары түләнгән. Туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар өчен дә түләүләр артачак. Бу вафат булган кешенең хисабына түләү билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән очракта булачак.

«Традицион индексациядән аермалы буларак, анда пенсия күләме билгеләнгән коэффициентка арта, августтагы яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле, — дип аңлатты бүлек идарәчесе Эдуард Вафин. – Шуны истә тотарга кирәк: барлык эшләүче пенсионерларның хезмәт хакы да, иминият взнослары да төрле. Шуңа күрә август аенда өстәмә индивидуаль характерда, ә ул 3 пенсия коэффициенты белән чикләнә».

Моннан тыш, 1 августтан пенсия тупланмаларын түләү күләме артачак. Монда яңадан исәпләү 2022 елдагы эш белән генә түгел, ә шул чорда идарәче компанияләр тарафыннан акча кертү белән дә бәйле. Августтан тупланма пенсияләр 10 процентка артачак.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев