Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан табиблары балаларны талпаннардан сакларга киңәш итә

Быел талпаннар иртәрәк уянды, Түбән Кама шәһәр балалар хастаханәсендә баланы талпан тешләү турында беренче мөрәҗәгать 23 мартта теркәлгән. Узган ел беренче очрак 14 апрельгә туры килгән иде.

Бүгенге көндә Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенә 14 бала талпан кадалуы белән мөрәҗәгать иткән. Мондый очракларда пациентларга травмпунктта талпанны чыгаралар һәм талпан энцефалитыннан серопрофилактикалау үткәрәләр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Кадалган талпанны алгач,  талпан энцефалитына һәм талпан боррелиозына ПЦР тикшерү ясыйлар. Әгәр балагызны талпан тешләсә, шунда ук Менделеев урамы, 45 адресы буенча урнашкан Балалар хастаханәсе травмпунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб баланы тикшерәчәк, талпанны чыгарачак, талпан энцефалитына серопрофилактика үткәрәчәк, киңәшләр бирәчәк, дип хәбәр итте Түбән Кама шәһәр хастаханәсе.

«Кирәкле чаралар үткәрелгәннән соң баланы участок педиатры күзәтәчәк. Әлбәттә, талпаннар актив булган чорда саклык чараларын онытмаска кирәк. Урманга барганда баланы ак төсләрдәге ябык кием кияргә, репеллентлар кулланырга, чалбар балакларын оекбашка тыгып куярга киңәш ителә. Урманнан чыккач, баланы җентекләп тикшерергә, киемнәрне селкетергә кирәк. Өйдә тагын бер кат җентекләп тикшерегез, чәчләрегезне вак тарак белән тарагыз», ди табиблар.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев