Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ТАТАРСТАН ҖИҢДЕ

Татарстан "Россия сугышларының гаилә фотохроникалары" Бөтенроссия бәйгесендә җиңде. Күптән түгел Мәскәүдә Поклонная тавындагы Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда бүләкләү тантанасы булып узды. fotohroniki.ru сайтында сугыш чорына караган 16 меңләп фотосурәт һәм таныклык урын алган. Шуларның 1500ен татарстанлылар юллаган. Икенче урында - Мәскәү өлкәсе. Өченче урынны Мәскәү шәһәре һәм Тверь өлкәсе...

Татарстан "Россия сугышларының гаилә фотохроникалары" Бөтенроссия бәйгесендә җиңде. Күптән түгел Мәскәүдә Поклонная тавындагы Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда бүләкләү тантанасы булып узды. fotohroniki.ru сайтында сугыш чорына караган 16 меңләп фотосурәт һәм таныклык урын алган. Шуларның 1500ен татарстанлылар юллаган. Икенче урында - Мәскәү өлкәсе. Өченче урынны Мәскәү шәһәре һәм Тверь өлкәсе бүлешкән.

Бу проектны 2010 елда башлап җибәргәннәр иде. 5 ел дәвамында Россиянең 50 төбәгендә, Украина, Белоруссиядә яшәүчеләр гаилә архивларында сакланган кадерле ядкәрләрне сайтта урнаштырыр өчен җибәреп торган. Быел исә чараны оештыручылар Беренче Бөтендөнья сугышына караган материалларны җыя башлау турында хәбәр биргәннән соң, тарихыбызның бу чорына караган сирәк 300 фотосурәт, таныклык тупланган.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов республикабызда бәйгенең киңрәк яңгыраш алуына ярдәм иткән. Фотосурәтләрнең, таныклыкларның күп өлешен Казанның 30 мәктәбе укучылары җыйган. Аеруча Совет районының 125 санлы гимназиясе зур тырышлык күрсәткән. Аның укучылары сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәренең 400 портретын, 400 инша, сугыш чоры таныклыклары, хат һәм командование боерыкларының 300 күчермәсен бәйгегә юллаган. Балаларга ата-аналар ярдәм иткән. Ата-бабаларыбызның батырлыгын искәрткән орден-медальләр, мактау кәгазьләре, хәрби билетлар, фотосурәтләр һәр гаиләдә диярлек бар бит. 125 нче гимназия директоры Светлана Волобуеваның әйтүенә караганда, алар җыелган материалларны бергә туплап китап итеп бастырып чыгарырга карар кылган.

Сайттагы республикабыздан юлланган фотолар арасында Абдулла Алиштан кала Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә язучы, шагыйрьнең, бер генә рәссам, композиторның фотосурәте булмавы гына аптырашта калдыра. Казандагы 30 мәктәпнең берсендә дә илһамлы геройларыбыз турында белмиләр микәнни? Юкса җан дуслары каләм, кылкаләм, скрипка, курайларыннан аерылып торып, башкалар белән бертигез булып дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән, берише сугыш кырында ятып калып, бөек опера, балетлар, симфонияләр, романнарын язмый калган бу геройлар аеруча горурлык уята. Һәм Россиянең 50 төбәгендә, Украина, Белоруссиядә яшәүче халык катнашкан, Интернет челтәре аша бөтен дөньяга таралган бу бәйгедә беренче чиратта шуларны күтәреп чыксак чын мәгънәдә җиңү булыр иде бу.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Конкурстан фотолар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев