Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Сораштыру: Казанлылар лаеклы пенсиянең күләмен әйтте

Россиядә яшәүчеләр лаеклы пенсия 38 мең сумнан башлана дип саный, алар теләгән уртача түләүләр күләме 45,3 мең сумга җитә. Казан буенча бу күрсәткеч 43,7 мең сум тәшкил иткән.

SuperJob тикшеренүләре буенча, «лаеклы пенсия»нең күләме кешенең кеременә карап тирбәлә. Сораштыруда катнашкан 80 мең сумнан артык хезмәт хакы алучылар 49,4 мең сум пенсия алырга тели, ә кереме 30 мең сумнан кимрәк булганнар - 38,1 мең сум.

Респондентлар фикеренә яшәү урыны да йогынты ясады. Иң күп пенсиягә өметләнүчеләр Мәскәүдә яши, алар 50 мең сум пенсия алырга тели, аннары - Санкт-Петербург (47,9 мең) һәм Хабаровск (46,3 мең), ә иң түбәне - Воронеж (40,2 мең) һәм Ижевск (40,3 мең).

Сервисның ноябрьдә узган алдагы тикшеренүе белән чагыштырганда,  Чиләбедә «лаеклы пенсия» күләме 12 процентка арткан, Самара һәм Кировта (9%), Красноярск, Барнаул, Кемеров һәм Новокузнецкта (8%). Казанда яшәүчеләрнең өметләнгән пенсия биш ай эчендә 1,8 мең сумга, ә 2020 ел белән чагыштырганда 4,9 мең сумга үзгәргән.

Сораштыруда Россиянең барлык федераль округларыннан 32 меңнән артык кеше катнашты. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 1,5 меңәр, миллион кеше яши торган шәһәрләр 1 меңәр, шулай ук 500 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдән 700 респондент булган.

 

"Татар-информ"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев