Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Соль-Илецкидан татар эшмәкәре: Кунакханә бизнесы татарларны берләштерергә ярдәм итә

Оренбург өлкәсе Соль-Илецк шәһәреннән Сәкинә Бикеева бизнес ярдәмендә милләттәшләрне туплый алган.

«Соль-Илецкида кунакханә тотабыз. Безгә Татарстан, Башкортстан, Самара, Чувашия, Мәскәүдән килгән кунаклар туктала. Татарлар Соль-Илецкины бик тә ярата, безгә туганнарына барган кебек киләләр. Бизнесым татарларны берләштерергә ярдәм итә», - диде ул XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында.

Сәкинә Бикеева әйтүенчә, ял итәргә килгән татарлар белән актив аралашалар. «Алар безгә килгәч, балаларым сөйләмен ишетеп, татарча сөйләшергә өйрәнә. Үзем дә кайбер татар сүзләрен белеп бетермим, милләттәшләребездән сорашам да, яңа сүзләр кулланып, сөйләшәбез. Мәсәлән, бервакыт Кытай татарлары килгән иде. Алар бары тик кытайча һәм татарча гына белә. Русча сөйләшеп булмый. Татарча сөйләшергә туры килде», - диде ул.

Эшмәкәр Соль-Илецкида татар милли-мәдәни автономиясендә әгъза булып тора, ансамбльдә катнаша. «Татарча җырлыйбыз, спектакльләр куябыз, балаларны татар теленә өйрәтәбез. Җыенда үземә кирәк әйберләрне ишеттем, төрле кешеләр белән таныштым, телефоннар белән алмаштык. Мондый җыеннар кирәк дип саныйм, алдагы җыеннарга да килергә теләк бар», - диде ул.

Шул ук шәһәрдә кунакханә тотучы Фәридә Шәрипова үзләрен «руслашып беткән татарлар» дип атады.

 

 

«Татарча начар сөйләшәбез. Җыенга килгәч, татар сөйләмен ишетеп, күңел тулды. Соль-Илецкида татар автономиясендәге ансамбльдә мин дә катнашам, милләттәшләребезнең татарча спектакль куюларына сокланам. Шушы җыеннан соң, татар телен өйрәнергә, курсларга язылырга кирәк, дигән фикер белән кайтып китәм. Фикеремне татарча белдерә алмавыма үкенәм», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

 

Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев