Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетенең «Мәчет бинасы» архитектура һәйкәле бинасының 3нче катында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә. Ул 1910-1914 елларда төзелгән булган.
Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Санкт-Петербург Хөкүмәтенең Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен дәүләт контроле, файдалану һәм саклау комитеты заказчысы дирекциясе 2022 елның мартында эшләр башкарырга кереште. Эшләрне ноябрь-декабрь айларына төгәлләү планлаштырыла.
Нет комментариев