Рөстәм Миңнеханов туган телләрне саклау буенча яңа комиссия булдыру тәкъдимен хуплады
Президент, шулай ук, Россия Президенты Владимир Путинга әзерләнгән мөрәҗәгатькә югары бәя бирде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең Дәүләт Советы каршында туган телләрне саклау буенча яңа комиссия булдыру тәкъдимен хуплады. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш парламентның сигезенче утырышында фикер алыштылар.
«Безгә тел мәсьәләләре буенча үзебезгә системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Федераль үзәктә дә, монда да. Кадрлар әзерлеге дә кирәк. Шуңа күрә эшче төркем яисә комитет булдыруны хуплыйм. Бу эшне Марат Готович (Әхмәтов — ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары — Т.И. искәрмәсе) җитәкләвен сорыйм. Аннары ул төркемгә экспертлар, белгечләрне дә кертербез. Бу тема „авырткан“ нокта», — диде ТР Президенты.
«Башкарма хакимият, шәхсән мин, яңа эшләячәк комиссия борчый торган сорауларның логик яктан чишелешенә җиткерербез. Без барысын да аңлыйбыз», — диде.
Рөстәм Миңнеханов депутатларның РФ Президенты Владимир Путинга әзерләнгән мөрәҗәгатенә дә югары бәя бирде. «Барысы да Конституция, федераль Закон кысаларында. Бернинди сорау юк. Безгә бу юл картасын узарга кирәк. Бу эшне үткәрербез дип ышанам», — диде.
Ул депутатларны Конституциягә төзәтмәләрне хуплауларын сорады. «РФ Конституциясе Гарантына — Россия Президентына мөрәҗәгать мөһим. Депутатларны Конституциягә кертелгән үзгәрешләрне хуплауларын сорыйм.
Гөлнар Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев