Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында ишегалларын төзекләндерүне бәяләде

Быел Татарстанда барлыгы 1074 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 223е - Казанда.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында Фрунзе урамындагы 15 һәм 17 йортлар ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Территорияне «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерәләр.

Йортлар тирәсендә яңа куркынычсыз тротуарлар булдырылган инде, ишегалдының бөтен территориясендә комплекслы яктырту эшләнгән.    

Татарстан Республикасы Президентына бүгенге көндә күп функцияле балалар мәйданчыгын төзекләндерү һәм юл ремонты дәвам итүе турында сөйләделәр. Шулай ук заманча урам җиһазлары һәм велопарковка урнаштыру каралган. Эшләрне быел өченче кварталда тәмамлау планлаштырыла.

Быел Татарстанда барлыгы 1074 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 223е - Казанда. «Безнең ишегалды» программасының агымдагы елга гомуми бюджеты — 8 млрд сум. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев