Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Путин Хөкүмәткә хезмәт хакының минималь күләме үсешен тизләтү тәкъдимен кертергә кушты

РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә хезмәт хакы түләүнең минималь күләмен үстерүне тизләтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу йөкләмә 8 ноябрьдә балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча кертелгән. Ул Кремль сайтында чыкты.

«Хезмәт хакы түләүнең минималь күләмен тизрәк арттыру, халыкның реаль керемнәрен үстерү максатларында бер кешегә яшәү минимумы күләменнән арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә», диелгән документта.

Бу йөкләмәне, исемлеккә кертелгән башкаларын да үтәү өчен җаваплы итеп, Премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнде. Ул киләсе елның 15 гыйнварына кадәр хисап тотарга тиеш.

2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме 2022 елның гыйнвар аена 16,9 процентка артачак, ә яшәү минимумы - 13,6% . Инфляция диапазоны 12,0-12,4 процент тәшкил итәргә мөмкин.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев