Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Пенсия күләме һәрвакытта да стажның озынлыгына бәйле түгел

Пенсия исәпләүнең заманча формуласында стажның озынлыгына кагылышлы параметр юк – иминият өлеше суммасы шәхси пенсия коэффициентының күләменә бәйле.

Кайбер гражданнар стажда мөмкин кадәр күбрәк чорны исәпкә алырга омтыла һәм бу тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин, дип белдерде Санкт-Петербург дәүләт университетының хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы ассистенты Фатыйма Ногайлиева. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әйтик, 2002 елга кадәр белем алу чорын исәпләү калган барлык чорларның да элекке формулалар буенча исәпләнүенә китерә. Нәтиҗәдә, пенсия билгеле бер сумма белән чикләнәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә Пенсия фонды, пенсионер өчен тагын да отышлырак исәпләү вариантлары булганга, һөнәри белем алу чорларын иминият стажына кертми, дип ачыклык кертте белгеч «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында.

Бу 2002 елга кадәр Ерак Төньяк районнарында эшләгән чорларга да кагыла. Моннан тыш, бала караган чорны керткәндә гомуми хезмәт стажыннан 1,5 елны чигерәчәкләр, дип искәртте Ногайлиева.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 4,8 процентка индексацияләнәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев