Осиноводагы заводны июльдә төзи башларга планлаштыралар
Төзелеш мәйданында әзерлек эшләре башланды.
Калдыкларны термик зарарсызландыру предприятиесен төзүнең төп этабын июль аенда башлау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «АГК-2» генераль директоры Рамил Нигъмәтуллин сөйләде.
«Төп этап июльдә башланыр дип уйлыйм», — диде Рамил Нигъмәтуллин.
Хәзер мәйданчыкта әзерлек эшләре бара. Экспертлар булачак предприятиегә бәя биргәннән соң, аның экология өчен куркынычсызлыгын раслаганнан соң эшкә керешкәннәр. Завод төзелешенең подрядчысы-«Татнефтепроводстрой», ә инвесторы — «РТ-Инвест»
Ксения Перепеченова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев