Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары сәүдә үзәкләренең берсендәге гаилә күңел ачу паркына бушлай йөри алалар

Моның өчен администратор аша алдан язылырга һәм үзең белән «Батыр» картасын алып килергә кирәк.

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары сәүдә үзәкләренең берсендә бушлай гаилә күңел ачу паркына йөри ала. Моның өчен килер алдыннан бер көн кала, администраторга шалтыратып язылырга һәм визит вакытында «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк.

Tiki Vikiда балалар ял көннәрендә вакыт ягыннан чикләүләрсез уйный алачак. Петербург ур., 9 адресы буенча урнашкан күңел ачу паркы 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшли. Түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: +7(843)202-20-55, +7(843)212-04-64. 

Көн саен парк мобилизацияләнгән казанлыларның 30 баласын кабул итәчәк. Шул ук вакытта озатучылар саны чикләнмәгән. Алар шулай ук паркка бушлай керә алачаклар. 

Акция кичә старт алды. «Батыр» картасы буенча паркта ял итү өчен бүген 10 бала язылды, дип хәбәр иттеләр бинаның администрациясендә. 

Исегезгә төшерәбез, «Батыр» картасы буенча мобилизацияләнүчеләрнең балалары 45 дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәдәният учреждениеләренә бушлай керә ала. Аларның исемлеге әкренләп тулыландырыла. Күптән түгел «Тарихи мохит» учреждениесе мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә кушылды. Шулай ук «Батыр» карталары буенча балалар спорт объектларында бушлай шөгыльләнә ала. 

Моннан тыш, Казанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр чаралары гамәлдә: балаларның бушлай җәмәгать транспортында йөрүе, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән туклану, балалар бакчаларына бушлай йөрү һәм аларда туклану. Ярдәм чаралары турында мәгълүматны сылтама аша белергә мөмкин.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев