Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Минтимер Шәймиев Россия Президентын сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Президентына кандидат булган Владимир Путинның ышанычлы кешесе Минтимер Шәймиев сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле ватандашлар!

Быел 17 мартта без Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Бу юлы, бик көчле тышкы басым шартларында, бу гамәл дәүләтнең алдагы елларда эшләячәк җитәкчесен сайлап кую гына түгел. Бу юлы, сайлауда катнашып, без илебезнең дәүләт, технология, азык-төлек, фән суверенитеты һәм, әлбәттә, рухи бәйсезлеге өчен көрәшәбез. Димәк, без барыбыз да сайлауга килеп, рухи хәзинәләребез өчен, мәдәни мирасыбызны һәм рухиятебезне, милләтара һәм динара татулыкны саклау өчен бердәм тавыш бирергә тиешбез.

Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев