Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга 2% лы ставка белән ипотека алу мөмкинлеге тудырылачак

Шулай ук бу кагыйдә Ерак Көнчыгышта һәм Арктикада яшәүчеләргә, Донбасс һәм Новороссия халкына кагылачак

Махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар 2% ташламалы ставка буенча ипотека ала алачак, бу хакта Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасы кысаларында белдерде.

 

Шулай ук әлеге кагыйдә Ерак Көнчыгышта һәм Арктикада яшәүчеләргә, Донбасс һәм Новороссия халкына кагылачак.

«Шулай ук Ерак Көнчыгыш һәм Арктика, Донбасс һәм Новороссия халкы өчен дә 2% лы ставка белән махсус ипотека программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Әлеге төбәкләрдә шундый ук ташламалы шартларда кредитны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар ала алачак», – дип белдерде Россия президенты.

Элегрәк Россия президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы кысаларында барлык хакимият органнарына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә йөкләмә бирүе турында хәбәр иткән идек.

 

Диләрә Гафурова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев