Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Мәскәүдә түләүсез үтә торган татар теле дәресләренә 48 кеше килгән

Мәскәүдә түләүсез татар теле дәресләре башланды. Мәрҗани исемендәге мәгариф үзәгендә беренче дәрескә 48 кеше җыелган иде.

Тыңлаучыларның күбесе тәэсирләре белән уртаклашты һәм беренче дәрестә курсны оештыручы – Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты методисты Альбина Вәлиева алар белән бары тик татарча гына сөйләшкәнен, бу дәресләр башында ук күп кенә яңа сүзләр һәм конструкцияләрне өйрәнергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Үзәк җитәкчесе - Мәскәүнең Төньяк-Көнчыгыш административ округының «Ихсан» ислам дини оешмасы идарәсе җитәкчесе Ринат хәзрәт Фәсхетдинов быел беренче дәрестә укучыларның рекордлы санына игътибар итте.

Фәсхетдинов фикеренчә, татар теле «Мәскәүнең күпкырлы тел мозаикасының аерылгысыз өлеше»нә әверелә, ә татар телен өйрәнүгә кызыксыну яңа белемгә ихтыяҗдан тыш, татар халкының мәдәни мираска катнашы барлыгын аңлауга һәм тоюга омтылышны да чагылдыра.

Гыйнварда Мәскәүдә түләүсез татар теле дәресләре берьюлы өч мәйданчыкта башланды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев