Күршеләрдә ата капиталы кертергә ниятлиләр
Ульяновск өлкәсендә күп балалы гаиләләргә ата капиталы бирергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән төбәк губернаторы Сергей Морозов чыккан, дип яза “РИА Новости”.
“Яңа кабул ителгән чаралардан иң нәтиҗәлесе ата капиталы программасы булырга мөмкин. Ул өченче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләргә биреләчәк. Бу ана капиталы программасына өстәмә булачак”, - дигән Морозов.
Ата капиталын “Күп балалы төбәк” төбәк яңа проектының өстенлекле ягы итеп билгеләргә планлааштыралар, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев