Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Коронавирустан дәвалый торган яңа препаратның клиник сынауларына рөхсәт алыначак

Әлеге препарат коронавирусның омикрон-штаммын дәвалаганда да ярдәм итәчәк.

Якын арада Гамалея исемендәге үзәк коронавирустан яңа препаратның клиник сынауларына рөхсәт алырга тиеш. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә үзәк директоры Александр Гинцбург сөйләде.

«Клиник тикшеренүләргә рөхсәт алу өчен документлар тапшырылды. Белүемчә, якын арада рөхсәт алынырга тиеш», — дип уртаклашты белгеч.

Әлеге препарат АКШның элеккеге президенты Дональд Трампны дәвалаган даруларның аналогы булып тора.

Гинцбург әйтүенчә, әлеге препарат коронавирусның омикрон-штаммын дәвалаганда да ярдәм итәчәк. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев