Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Коляскада йөрүче блогер Миләүшә Зарипова: Уңайлы мохит буенча Казан беренче урында

Берничә ел элек «Уңайлы мохит» дигән шаукым булып алган иде.

Инвалидлар өчен уңайлыклар тудыру максатыннан программалар тормышка ашырылды. Вакыт узды – ә уңайлыклар булдырылдымы? Коляскада йөрүче блогер Миләүшә Зарипова Казанда уңайлы мохит буенча зур эш эшләнгәнен әйтә.

Уңайлы мохит буенча Казаныбыз белән Мәскәү һәм Питерны чагыштырсак, Казан – беренче урынны ала. Минем Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да булганым бар, анда инвалидлар өчен мөмкинлекләр бигрәк аз!

Мин үзем руль артында йөрим. Инвалидлар өчен тәгаенләнгән парковка урыннарын сәламәтлекләре яхшы кешеләр кулланулары борчуга сала, әлбәттә. Әйтсәң, талаша башлыйлар.

Тагын бер борчулы мәсьәләгә басым ясыйсым килә: юл чатларындагы бордюрлар биек, пандуслар юк, менү бик кыен. Менә шушы мәсьәләләргә игътибар итсеннәр иде, ди ул.

Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларын «Интертат» сайты өчен «Юлай юллый» проектының чираттагы чыгарылышы кысаларында журналист Юлай Низаев белеште.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев