Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

“Әкият”тә – Яңа ел

Кышкы каникулларда балаларның иң яратып йөри торган урыны "Әкият" Татар дәүләт курчак театрыдыр, мөгаен. Чөнки анда, ишектән килеп керүгә үк, үзеңне серле әкият дөньясында итеп хис итә башлыйсың. Монда театр киеменнән килү дә аз кебек, идәнгә кадәр җиткән озын, күпереп торган итәкле бәйрәмчә күлмәк киясе килә. Гүя син театрга түгел,...

Кышкы каникулларда балаларның иң яратып йөри торган урыны "Әкият" Татар дәүләт курчак театрыдыр, мөгаен. Чөнки анда, ишектән килеп керүгә үк, үзеңне серле әкият дөньясында итеп хис итә башлыйсың. Монда театр киеменнән килү дә аз кебек, идәнгә кадәр җиткән озын, күпереп торган итәкле бәйрәмчә күлмәк киясе килә. Гүя син театрга түгел, әкияттәге гүзәл Көлсылу кебек, патша сараена балга килгәнсең.
Курчак театрында ел саен Яңа ел тамашасы әзерлиләр. Быел ул "Көлсылуда кунакта" дип атала. Аны театрның режиссеры Людмила Дьяченко куйган. Сценарий авторы да - үзе. Тамаша һәм татар, һәм рус телләрендә уйнала. Татар теленә тәрҗемәне Луиза Янсуар башкарган. Көлсылуга кунакка төрле җәнлекләр - аю, арыслан, әтәч, ат һ.б. килә, имеш. Араларында мәзәк маймыл да бар. Барысының да кәефләре күтәренке. Күңел ачарга әзерләнгәндә генә әллә каян Кар патшабикәсе килеп чыга һәм кар бураннары туздырып, җәнлекләрне куып тарата. Барыннан да бигрәк мәҗлес кунаклары - индеецларга һәм маймылга эләгә. Аларны ул тылсымлы таягының бер ишарәсе белән бозга ук әйләндереп куя. Тамашага җыелган балалар ярдәм итмәсә, җәнлекләрне тиз генә коткарып булмас иде әле. Ахырдан исә ярдәмчел булганнары өчен нәни тамашачыларга Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу бәхете елмая. Ә инде Кар патшабикәсенең бүтән явызлыкларын беләсе һәм нәниләрнең аңа каршы тагын нинди батырлык кылганнарын күрәсе килгән кеше бу тамашаны үзе килеп карасын.
"Әкият" артистларының Яңа ел бүләге моның белән генә бетми әле. Каникул дәвамында "Кояш һәм кар бөртекләре", "Снежная королева", "Щелкунчик", "По щучьему велению" спектакльләрен карарга мөмкин булачак. Бәйрәм ялларында 10 гыйнварга кадәр (1 гыйнвардан кала) һәр көн саен дүрт тапкыр Яңа ел бәйрәме үткәрү каралган.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев