Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казанлылар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала

Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки фонд реквизитларын тутырырга кирәк.

Казанда мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм итү фонды эшләвен дәвам итә. Шәһәрдә яшәүчеләр мохтаҗларга адреслы ярдәмгә – дарулар һәм планнан тыш медицина тикшеренүләре өчен түләүгә, әйберләр сатып алуга һәм башка чыгымнарга акча күчерә ала.

«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы базасында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм фонды булдырылды. Теләге булган һәркем ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитларны тутырырга кирәк: 

«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы 

ИНН 1655391660 КПП 165501001 

Исәп-хисап счеты 40703810662000001964 

Корреспондент счеты 3010181060000000603 

«Татарстан Банкы» бүлекчәсе 8610 Саклык банкы ГАҖ 

БИК 049205603 

Түләүнең билгеләнеше – мобилизацияләнгән гаиләләргә хәйрия ярдәме. 

Шулай ук бу атнада Татарстан башкаласында мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю буенча 17 пункт ачылды. Аларның һәркайсы «Игелекле Казан» логотиплары белән билгеләнде. Хәйрия йөген комплектлауның бердәм ноктасы булып Горький шоссесы, 53а адресы буенча склад тора. Теләүчеләр җылы кием, дарулар һәм азык-төлек тапшыра ала.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев