Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

КАЗАНДА – ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ

Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты башлана. Аның Татарстанда үткәреләчәге турында 4 ел элек FINAның Шанхайда үткән генераль конгрессында тәгаенләнгән иде. Ул вакытта чемпионатны уздыру хокукын Гвадалахара (Мексика), Гонконг, Гуанчжоу (Кытай) һәм Монреаль (Канада) шәһәрләре дәгъвалады. Әмма соңгы ике шәһәр, тавыш бирү башланганчы ук, үз дәгъваларын кире...

Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты башлана. Аның Татарстанда үткәреләчәге турында 4 ел элек FINAның Шанхайда үткән генераль конгрессында тәгаенләнгән иде. Ул вакытта чемпионатны уздыру хокукын Гвадалахара (Мексика), Гонконг, Гуанчжоу (Кытай) һәм Монреаль (Канада) шәһәрләре дәгъвалады. Әмма соңгы ике шәһәр, тавыш бирү башланганчы ук, үз дәгъваларын кире алды. Россиядә моңарчы бу төр ярышлар үткәрелгәне булмады.

Спортның су төрләре чемпионаты ярышларында катнашу, яки бәйгеләрне тамаша кылу өчен дөньяның 200 ләп иленнән 100 меңнән артык спортчы һәм кунак килүе тәгаенләп куелган иде. Әлбәттә, республика башкаласы бу көннәрдә - туристлар өчен дә кызыклы мәйдан.

Казан кунакларны кабул итәргә күптән әзер иде инде. Башкалага беренче кунаклар 17 июльдә үк килә башлады. Бу көнне Казан Америка, Канада, Австралия җыелма командаларын кабул итте. Шуннан соң чемпионат кунаклары бертуктаусыз агыла. Алар барысы да, югары дәрәҗәдә кабул ителеп, кунакханәләргә, спортчылар авылына урнаштырыла. Килүчеләрне шәһәр капкалары - заманча вокзаллар, истәлекле урыннар, музейлар, мәдәни ял итү урыннары, ямьләндерелгән парк-скверлар, урамнар һәм заманча спорт корылмалары каршы ала. Чөнки шәһәр мэры Илсур Метшин искәрткәнчә, без дөньяга, Татарстан башкаласы Казанны күрсәтү белән бергә, Россияне дә тәкъдим итәбез. Шуңа күрә республика мәркәзе кунакларда иң якты хатирәләр генә калдырырга тиеш.

Чемпионат вакытында ярышлар cпортның 6 су төре буенча уздырыла. Йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, хай-дайвинг, синхрон йөзү һәм су полосы кебек бәйгеләр 6 төп аренада: Су спорты сараенда, "Буревестник", "Оргсинтез","КСК КАИ "Олимп" бассейннарында, "Казан-Арена"да, Казансу елгасында узачак. Әлбәттә, бассейннар, спорт сарайларының күбесе - 2013 елда җәйге Универсиада ярышларын үткәрү өчен төзелгән корылмалар. Аларның кайберләре генә спортның су төрләре бәйгеләре өчен үзгәртеп корылды. Әйтик, "Казан-Арена" стадионының футбол кырында, FINA таләпләренә туры китереп, 50шәр метрлы 2 вакытлыча бассейн төзелде. Аларның берсе узышлар өчен булса, икенчесендә күнегүләр үтә. Казансу буенда да хай-дайвинг ярышлары өчен бер ай эчендә 27 метрлы каланча корып куелды. Яңартылган яр буе да ямьле һәм күңелгә ятышлы.

Чемпионат кунаклары һәм спортчыларының саулыгын тәэмин итү чаралары да күрелгән. Дөньякүләм бәйгеләрдә катнашучыларның сәламәтлеген югары квалификацияле 600 табиб һәм шәфкать туташы кайгырта. Спортчылар яши торган авылда медицина үзәге дә җиһазландырылды. Авырып китүчеләр булса дип, 23 "Ашыгыч ярдәм" машинасы әзер тора. Шулай ук 5 кунакханәдә медицина пунктлары эшли. Ярышлар барган корылмаларда медицина бригадаларының тәүлек буе кизү торуы да оештырылган. Ә инде җитдирәк ярдәм кирәк була калса, 7нче шәһәр, офтальмология, республика клиник йогышлы авырулар, зурлар һәм балалар республика клиник хастаханәләре, төбәкара клиник-диагностика үзәге әзер тора.

Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре дә чемпионатны тулы әзерлек белән каршылый. Спортчылар авылында, кунакханәләрдә йогышсызландыру, чебен-черкиләрдән арындыру чаралары үткәрелде. Җәмәгать туклануы урыннарында эшләүчеләргә, ризык тирәсендә хезмәт куючыларга да төрле йогышлы чирләргә каршы прививкалар ясалды. Суның чисталыгы, ризыкларның сыйфаты да һәрвакыт күз уңында тотыла.

Чемпионат барган көннәрдә башкалада иминлекне тәэмин итү 7 меңләп хокук сакчысына йөкләнде. Ә инде спорт корылмаларында тәртип һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмавы өчен бу юлы оештыручылар үзләре җаваплы.

Ярышларда катнашучылар, кунакларны йөртү өчен 177 автобус, 183 җиңел автомобиль җәлеп ителде. Бу техниканың руленә машина йөртүчеләрнең иң тәртиплеләре генә утыра алды. Алар Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә автобусларны иярләргә теләк белдергән 567 кеше арасыннан сайлап алынды. Бу машина йөртүчеләрнең беркайчан да кагыйдә бозуы теркәлмәгән.

Чемпионат ярышлары барган көннәрдә кунакларны һәм спортчыларны йөртү өчен башкаланың 11 урамында юллар вакытлыча бүленде. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре һәм суд приставлары шәһәрдә машиналарны киметү буенча эш алып барды, автомобильләр төрле яклап энә күзеннән үткәрелде. Бу көннәрдә исә, шәхси машинаны калдырып торырга, җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш ителә. Ә инде үз автомобиленнән аерылырга теләмәгәннәр өчен зур сәүдә үзәкләре янында бушлай машина кую урыннары булдырылган. Аннан җәмәгать транспортына күчеп утырырга мөмкин.

Шулай ук чемпионат барган көннәрдә шәһәр җәмәгать транспорты озаграк йөриячәк. Әйтик, бүген чемпионатны ачу тантанасыннан "Кәҗә бистәсе" метро станциясенә чаклы кичке 10 нан төнге 1гә кадәр бушлай автобуслар йөрүе оештырылган. Ә инде ярышларга билеты булган кеше ул көнне җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала.

Әлбәттә, килгән кунаклар, спортчылар ярышлар, күнегүләрдән тыш буш вакытын күңелле, файдалы үткәрергә тели. Спортның су төрләре бәйгеләре һәм аннан соң башланып китәчәк "Мастерс" категориясендәге чемпионат узган көннәрдә кунакларга һәм шәһәр халкына күңел ачу мөмкинлекләре дә күп булачак. Моның өчен махсус мәдәни концепция эшләнгән, аерым программа тәкъдим ителә. Даими эшләп торучы музей- күргәзмәләрдән тыш, FINA паркында махсус оештырылган тамашалар узарга тиеш. Һәр теләгән кеше бушлай кереп, иркенләп ял итә ала торган паркта сәхнә, милли мосафирханәләр, сувенирлар сату, балалар уеннары өчен биләмә, 500 кеше сыйдырышлы ресторан бар. Сәхнә тамашалары исә көндезге 12дә башланып китәчәк. 7-8 август көннәрендә Баскет-холлда "Comedy Club Agua" фестивале уза. "ТНТ" каналында баручы бу тамашаны оештыручылар башкала халкы өчен эксклюзив программа әзерли. 1 август көнне исә казанлылар һәм башкалабыз кунаклары Сабан туе бәйрәмендә катнаша ала.

Дөнья чемпионатының ачылыш тантанасын FINA паркында карап була. "Казан-Арена"ның медиафасадында турыдан-туры трансляция оештырыла. Ачылыш тантанасы -"Пилигрим" тагын 8 тапкыр кабатлап күрсәтелә. Аларда спортчылар парадыннан тыш, үзгәреш булмаячак. Әмма оештыручылар тантаналарга 30-40 минут алдан килергә кирәклеген искәртә.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев