Кайсын сайларга: социаль пакетмы, әллә акчамы?
1 октябрь якынлаша. Нигә бу көнне искә алды икән дип баш ватмагыз, үзем әйтәм: шушы көнгә кадәр ташламалы категориядәге гражданнар социаль пакет яки ай саен бирелә торган акчаны сайлый ала.
— Беренчесе табиб (фельдшер) рецептлары буенча кирәкле дару чаралары белән тәэмин ителү; медицина күрсәткечләре булган очракта, шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар алу; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен халыкара транспортта түләүсез йөрүне үз эченә ала. “Пациент акчаны сайлаган очракта, аңа 950 сум түләнелә,” - дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева. Әлеге сумма ел саен индексацияләнә.
— Без табиблар пациентлар өчен дару терапиясе никадәр мөһим булуын барлык кешеләрдән дә яхшырак аңлыйбыз. Бу ярдәм, беренче чиратта, авыруларның кискенләшүен, шул исәптән үлем очракларын булдырмый калырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Көн саен яңа инновацион препаратлар барлыкка килүнең шаһитлары булып торабыз, алар безгә яңа нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Бу мөмкинлекләрдән пациентлар файдалансын иде, - диде Фәридә Яркәева.
— Социаль пакет хокукына ия граждан даруларны яки акчаны сайлагач, бер ел дәвамында карарын үзгәртә алмаячак. Без кешеләрне социаль пакетка өстенлек бирергә чакырабыз, чөнки, бушка бирелә торган кирәкле препаратларның бәясе, гадәттә, түләнелә торган акчадан күпкә артыграк була. Мисал өчен, һәр унбер кешенең берсе шикәр диабеты белән авырый. Һәр икенче авыручы үзенең әлеге чире турында белми. Кызганыч, бүгенге көндә хәтта балаларда да шикәр диабеты ачыклана. Әлеге чир белән көрәшү өчен елына бер кешегә 150 мең сум тирәсе акча тотыла. Бронхиаль астма һәм онкологик чир белән авыручыларны дәвалау чыгымы ел саен берничә миллион сум тәшкил итә, - диде министр урынбасары.
Дания Нәгыйм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев