Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Юрист пенсия тиешенчә түләнмәү сәбәбен ничек ачыкларга икәнен аңлатты

Россиялеләр исәп-хисап хаталары аркасында бик аз пенсия алырга мөмкин. Түләүнең тулысынча түгеллеген ничек танырга һәм кимчелекләрне ничек төзәтергә икәнлеге хакында «Прайм» агентлыгына Җәмәгать палатасы әгъзасы, «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов сөйләде.

«Хата эш бирүче аркасында килеп чыгарга мөмкин, ул хезмәткәр өчен Пенсия фондына (2023 елның 1 гыйнварыннан — Социаль фондка) взнослар түләмәгән яки аларны азрак күләмдә керткән булуы ихтимал. Әгәр дә мондый факт ачыкланса, хезмәткәргә яки пенсионерга шунда ук Социаль фондка һәм бер үк вакытта прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте эксперт.

Мәгълүмат расланганнан соң пенсия түләүләрен яңадан санау булачак, дип аңлатты Виноградов.

Моннан тыш, пенсия тиешенчә түләнмәү хезмәткәрнең документларындагы хаталар белән бәйле булырга мөмкин. Аларның дөреслеген дәүләт хезмәтләре сайтында яки Социаль фондка мөрәҗәгать итеп тикшерергә мөмкин.

Белгеч кайбер түләүләрне гариза биргәннән соң гына алырга мөмкин булуын әйтте. Түләүләрне документлар тапшырылганчы алып булмый. Шуңа күрә пенсиягә чыкканчы ук хезмәткәргә шәхси счетның торышын даими өйрәнергә һәм исәпләүләрнең дөреслеген алдан тикшерергә кирәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев