Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ИСКЕ КАЗАНДА – “ТҮГӘРӘК УЕН”

Биектау районында урнашкан "Иске Казан" дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында "Иске Казан түгәрәк уены" булып узды. Фестивальдә республикабызның 26 муниципаль районыннан 49 фольклор коллективы катнашты. Бәйрәмдә милли кием- нәрнең бизәкләреннән, ямьле җәйнең җете төсләреннән күзләр камашты. Матур аланда татар халкының гореф-гадәтләре күрсәтелде. Республикабызның төрле районнарыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре "Түгәрәк уен"ны...

Биектау районында урнашкан "Иске Казан" дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында "Иске Казан түгәрәк уены" булып узды. Фестивальдә республикабызның 26 муниципаль районыннан 49 фольклор коллективы катнашты. Бәйрәмдә милли кием- нәрнең бизәкләреннән, ямьле җәйнең җете төсләреннән күзләр камашты. Матур аланда татар халкының гореф-гадәтләре күрсәтелде. Республикабызның төрле районнарыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре "Түгәрәк уен"ны видеотасмага яздырып барды. Алар үзләренә кайтып, фестивальдә алган тәҗрибәне эшләрендә кулланачак, димәк.

Гомумән, бу чараны оештыручылар һәр авылда берәр фольклор коллективы булдыруны максат итеп куя. Бай мәдәни традицияләребезне яшьләргә өйрәтеп калдыру бик мөһим бит. Бәйрәм Казаннан "Риваять" фольклор төркеменең чыгышы белән тәмамланды. "Иске Казан түгәрәк уены" фестивален Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты һәм "Иске Казан" музей-тыюлыгы җитәкчелеге оештыра. Бүген фольклор коллективлары эстрадага охшашланып барган, мөлаем, самими әбиләребез, чит-ятлардан күреп, инглизчә җырларга маташып азапланганда, "Түгәрәк уен" кебек фестивальләрдә чын аутентик фольклорны күрсәтүнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

Фестивальдә фольклор-этнографик коллективлар арасында Бөгелмәдән "Наза" һәм Чирмешәннән "Умырзая" беренчелекне яулады. Традицион музыка уен коралларында уйнаучы коллективлардан Кукмараның "Баламишкин" гармунчылар ансамбле иң яхшы дип табылды. Традицион музыка уен коралларында аерым башкаручылар арасында Сабадан Илшат Шәрифуллин җиңде. Балтачтан гөсләдә уйнаучы "Орчык" коллективы беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Вокаль коллективлар арасында Тукай районыннан Тамара Багаева һәм Валентина Сагыйдуллинага тиңнәр булмады. Аерым җырчы-башкаручылардан Әлфия Хәйруллина (Буа) иң остасы дип бәяләнде. "Бәет һәм мөнәҗәтләр" төрендә Чирмешәннән Наҗия Талипова һәм Зәйдән Миңнезәкия Габдрахимова җиңү яулады. Һәркайсы истәлекле бүләкләргә һәм методик әдәбиятка ия булды.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев