Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ИСЕМЕ ҺӘМ ҖИСЕМЕ ҮЗГӘРТЕЛГӘН БӘЙРӘМ

Фоат УРАЗАЙ Кайчандыр Кызыл Армия көне буларак билгеләп үтелә башлаган бу бәйрәм бүген инде, исеме белән бергә, җисемен дә үзгәртте. Русиянең хәрби доктринасында хәзер ихтимал дип саналган дошманның кемлеге бигүк тәгаенләнмәгән. Сүз ниндидер террорчылар турында гына бара. Ә менә атом-төш коралын куллану ихтималлыгы төгәл күрсәтелгән: Русиянең бөтенлегенә куркыныч янаган очракта....

Фоат УРАЗАЙ


Кайчандыр Кызыл Армия көне буларак билгеләп үтелә башлаган бу бәйрәм бүген инде, исеме белән бергә, җисемен дә үзгәртте.

Русиянең хәрби доктринасында хәзер ихтимал дип саналган дошманның кемлеге бигүк тәгаенләнмәгән. Сүз ниндидер террорчылар турында гына бара. Ә менә атом-төш коралын куллану ихтималлыгы төгәл күрсәтелгән: Русиянең бөтенлегенә куркыныч янаган очракта. Шуңа да игътибар итик, совет чорында хәрби доктрина беренче булып атом-төш коралын куллануны күздә тотмый иде. Алайса, бүгенге мондый борылышны ничек аңларга? Бәлки, ул кораллы көчләрнең сугышчан әзерлеге түбән булудан һәм чарасызлыктан киләдер?

Армияне реформалау инде 20 елдан артык дәвам итә һәм аның очы-кырые әле һаман күренми. Бу чорда ул, бер кат коралсызланып, инде яңадан кораллана башлады. Алдагы 8-10 елда реформаларга бюджеттан әле тагын 20 триллион (!) сум акча бүлеп биреләчәк. Якын арада стратегик авиацияне (Ту-160 һәм Ту-95 очкычларын) модернизацияләү һәм стратегик максатлы яңа ракета комплекслары ("Булава"дан тыш, "Ярс" һәм "Лайнер" дигәннәрен дә) булдыру планлаштырыла икән. Һава һөҗүменә каршы көчләрдә (ПВО) дә яңа системалар ("Морфей", "Витязь") гамәлгә куелачак. Ә С-400 "Триумф" системасын быел 400 км ераклыкка кадәр оча торган яңа ракеталар белән коралландыру күздә тотыла икән. Ул чакта инде "Триумф" системасы, ПВО чарасы булудан тыш, ракеталарга каршы көрәш (ПРО) чарасына да әвереләчәк. Кулланышка яңа бронетехника һәм башка төр кораллар да кертелә. Хәтта "Макаров" пистолеты да алга таба "Ярыгин" пистолетына алыштырылачак. Өстәвенә, заманча танк һәм корабларны чит илләрдән сатып алырга җыенулары да мәгълүм (әйтик, Франция бүген Русия өчен "Мистраль" тибындагы кораблар төзи).

Ә ул арада реформаларга карата уртак фикернең хәтта Саклану министрлыгының үзендә дә булмавы сизелә. Шул сәбәпле, узган ел ахырында министрның финанс агымнары өчен җаваплы урынбасары М.Мокрецов хәтта отставкага да җибәрелде. Хәрби хезмәттән азат ителүчеләр генераллар арасында да шактый. Шулардан Генераль штабның оператив идарәсе башлыгы А.Третьяк һәм Коры җир гаскәрләре баш командующиенең беренче урынбасары С.Скоковны (икесе дә генерал-лейтенантлар) искә төшерү дә җитәдер. Ә яшь буын армиягә барырга теләми. Хәрби хезмәттән читләшүчеләр көзге чакырылышта гына да 5 меңнән артып киткән. Чечнядән исә узган ел хәрби хезмәткә бер кеше дә чакырылмаган.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев