Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә туган тел сәгатьләрен кыскартырга хокукыбыз юк

Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, моны булдырмас өчен, Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов исеменә, Татарстан Президенты имзасы белән, республика позициясен җентекләп аңлатып, хат юлланган.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә туган тел сәгатьләре кыскартылырга тиеш түгеллеген искәртте. Бу хакта ул Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

Депутат Илшат Әминов РФ Мәгариф министрлыгында туган телне атнасына бер сәгать укыту турында документ эшләнүен искәртте. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бу Татарстанга кагылмый.

«Республикада былтыргы уку планнарын саклап калырга ниятлибез, туган телләр өч сәгатьтән дә ким булмаячак. Туган тел берничек бер сәгатькә кала алмый, ФГОСларда «шартлар булган очракта» дигән искәрмә бар, ә бездә барлык мәктәпләрдә шартлар тудырылган. Бу бернинди шартлары булмаган төбәкләргә генә кагыла. Бездә шартлар булмаган бер генә мәктәп тә юк, дәреслекләр дә, әзерлекле укытучылар да бар, шуңа күрә тел сакланырга тиеш», - дип җавап бирде Илсур Һадиуллин.

Министр федераль дәүләт стандартлары кабул ителеп, узган елның 31 маенда имзаланганын искәртте. «1 сентябрьдән 1-5 классларда яңа федераль стандартлар кертергә мәҗбүрбез. Анда барлык предметлар буенча балаларга дәресләр саны буенча йөкләнеш киметелгән, гомуми йөкләнеш кимесә, ата- аналар сайлый торган телләр буенча да йөкләнеш кими дигән сүз», - ди ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, моны булдырмас өчен, Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов исеменә, Татарстан Президенты имзасы белән, республика позициясен җентекләп аңлатып, хат юлланган.

«Без туган телләрне укытуны бер сәгатькә калдырырга хокукыбыз юк, башлангыч мәктәптә бигрәк тә. Безнең хатларны, фикер алышуларны, проектларны исәпкә алып, хәзер сәгатьләр санын яңадан карау хәл ителгән. РФ мәгариф министрлыгы ике ай дәвамында тагын карап, сәгатьләрне арттырырга ышандыра. Башлангыч мәктәптә 150 сәгать, төп мәктәптә 300 сәгать өстәләчәк», - дип белдерде Һадиуллин.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казанда, Түбән Камада биш көнлек уку атнасына күчкән мәктәпләрдә туган тел өчен сәгатьләр саны ничек сакланыр икән, дип сорады. «Мәктәпләрне гамәлгә куючылар белән нәрсә эшләп булыр икән? Туган телләр кыерсытылмасын өчен нәрсә эшләп була?» – диде.

«Казан мәктәпләрендә өлешчә генә күчтеләр, алар биш көн укыса да, барыбер шимбә көнне онлайн режимда дәресләрне алып бара. Без моны артык хупламыйбыз, сәбәпләре җитәрлек, нәтиҗәләрен күргән юк әле. 1 нче класслар болай да биш көн укый, 2 нче сыйныфтан башлап, биш көнлеккә күчкән очракта да, ана телләренә бернинди кыскарту булырга тиеш түгел. Монысы контрольдә. Рус теле, ана телен беркем кыскартырга тиеш түгел», - дип ассызыклады министр.

Ул Түбән Камада мәктәпләрнең бер өлеше «биш көнлек»кә күчкәнен, бераз Әлмәттә, берничә районда күчеш булганын әйтте. Чаллыда андый мәктәпләр юк, диде. Илсур Һадиуллин мәктәп җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. «Күчәсез икән, вариатив өлештәге сәгатьләрне математика, физика, химиягә бирәсе урынга, туган телләргә бирергә тиеш булачаксыз. Мәктәп үзе сайлый – әти-әни риза була икән, рәхим итегез. Әти-әниләр уйлап эш итәрләр дип уйлыйм. Телне өйрәткән вакытта башка фәннәрне дә өйрәнергә кирәк», - дип кисәтте.

«Мәктәп җитәкчеләре аңлый: без күп милләтле даирәдә яшибез, туган телләрне кыскартырга хакыбыз юк. Дөрес, телне ата-ана сайлый, ләкин, өйрәнәсеңме дип, сорамыйлар, нинди телне сайлыйсың – шул хакта сүз», - диде Илсур Һадиуллин. Ул ана теленә сәгатьләрне мәктәп үзе билгеләвен искәртте.»Өч сәгатьтән дә ким түгел – ике сәгать татар теле, бер сәгать татар әдәбияты, милли мәктәпләр өч сәгать татар теле, ике сәгать әдәби укуга билгели», - диде.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев