Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ИЛБАШ ИҢ УҢГАННАРНЫ КОТЛАДЫ

"Татнефть-Арена" боз сараенда республика Чыршы бәйрәме булып үтте. Анда бөтен республикадан иң уңган, мәктәптә гел шәп билгеләргә генә укый торган, спортта алдынгы балалар чакырылган иде. Иң башта балаларны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлады. Аннары ул "Кайнар йөрәк" проектында катнашкан балаларны аерым билгеләп үтте. Нурлаттан 16 яшьлек Рамил Гатин 2012 елда җәйге...

"Татнефть-Арена" боз сараенда республика Чыршы бәйрәме булып үтте. Анда бөтен республикадан иң уңган, мәктәптә гел шәп билгеләргә генә укый торган, спортта алдынгы балалар чакырылган иде.

Иң башта балаларны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлады. Аннары ул "Кайнар йөрәк" проектында катнашкан балаларны аерым билгеләп үтте. Нурлаттан 16 яшьлек Рамил Гатин 2012 елда җәйге каникуллар вакытында елгада кечкенә баланы коткарып, аңа беренче медицина ярдәме күрсәткән була. Лениногорскидан 16 яшьлек Владислав Серов шул ук елда диңгездә коенганда ярдан ерак киткән һәм чыга алмыйча интеккән яшь парны коткара, ә тагын бер елдан Яңа Афон шәһәрендә диңгездә давыл вакытында бата язган ике баланы ярга алып чыга. Аксубай районыннан 15 яшьлек Ринат Сөләйманов 2011 елның июлендә Олег исемле дусты белән бер малайны суга батудан коткарып кала. Президент Рөстәм Миңнеханов аларның барысына да Кырымда ял итәр өчен юлламалар тапшырды.

Чыршы бәйрәмендә күрсәтелгән тамашаның темасы бүгенге көнгә бик аваздаш. 12 яшьлек Данил Яңа ел бәйрәмен әти, әнисе белән үткәрергә хыяллана. Әмма аның әти, әнисе бик мөһим урында эшли һәм корпоративка китеп бара. Данил үз юлында Кар бөртеген һәм Фиксикларны очрата. Данилгә хыялын тормышка ашырырга Кыш бабай белән Кар кызы да ярдәм итә.

Тамашада 800 кечкенә артист катнашты. "Шарм" шоу-театры, "Мгновение" бию театры, "Дорога из города" бию театры, "Пестрая компания" җыр-бию үзәге, «Mix Style» бию коллективы, Чаллыдан "Татарстан" бию ансамбле, Алабугадан "Камские зори" бию ансамбле, Менделеевтан "Шаян" халык биюе ансамбле, Актаныштан "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары аеруча матур булды.

"IOWA" төркеме чыгышы нәни тамашачылар өчен көтелмәгән бүләк булды. Тамашаны 7-11 нче сыйныфларда белем алучы 7 мең бала карады. Алар арасында балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәр дә бар иде.

.Тамашадан күренешләр.

Шамил Абдюшев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев