Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Гөлүсә Закирова хаталы элмә такталар турында: Кешеләр арасында наданнар булуы табигый

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова татарча язылган элмә такталарда очрый торган хаталарны булдырмый калу юлын әйтте.

«Кешеләр арасында наданнар булу ул табигый, шунлыктан хаталар кала. Элмә такталар элүнең тәртибе бар. Язуны элүче иң башта Казан мэриясе белән расларга тиеш. Кайвакыт ул аны расламый гына, үзе теләгәнчә язып куя. Башбаштаклык аркасында хаталы элмә такталар килеп чыга. Бу очракта төгәллек кирәк. Элмә тактаны элү өчен рөхсәткә кул куеп җибәрүче кешеләр галимнәр белән килештереп эшләсә, мондый хаталар калмас иде», – ди ул.

«Идел» журналында да хатасыз язу буенча мастер-класслар үткәрү эше алып барыла. Ул «Ринат Сәфәров остаханәсе» дип атала. Тел белгече Ринат Сәфәров дөрес язарга өйрәтә. Ул хаталарны галимнәр күзлегеннән чыгып төзәтә.

Әлеге проект барышында яңа төрле ачышлар белән дә очрашырга туры килде, ди Гөлүсә Закирова.

«Оранжевый» сүзен без бөтенебез дә инглиз теленнән кергән дип уйлыйбыз. Ул гарәп теленнән кергән. Гарәпләрдә кызгылт-сары төс «нарендж» дип әйтелә икән. Шулай ук «гөмбә» сүзен без татар сүзе дип уйлыйбыз. Ә ул рус сүзе. Иске славян телендә «гомба» «грибы» мәгънәсендә булган», – ди ул.

Баш мөхәррир фикеренчә, тел белгән кеше хаталы язуга юл куймый.

«Ринат Сәфәров хаталы язмас өчен сүзлекләргә нигезләнергә кирәк дип саный. Ләкин сүзлекләр күп, аларда кайвакыт бәхәсле урыннар да була. Шуңа күрә яңа басмаларга нигезләнү дөресрәк булыр», – ди ул.

 

Гөлназ Әхтәмҗанова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев