Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Галимова Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр артуның сәбәбен атады

Бу гомумроссия тенденциясе, ул Татарстан Республикасы белән генә бәйле түгел.

Кайбер яшелчә һәм алмага бәяләр артуы Татарстан белән генә бәйле түгел, бу бөтен Россия буенча күзәтелә торган тенденция. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сүз дә юк, безнең Президент хәбәрдар. Кызганыч, әмма бу гомумроссия тенденциясе, ул Татарстан Республикасы белән генә бәйле түгел», — дип аңлатты ул.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 5 июльгә республикада кишергә бәяләр 6,11 процентка — килосы 85,44 сумга кадәр, ә кәбестәгә — 6,21 процентка, ә килосы 37,46 сумга кадәр күтәрелгән.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яшелчә һәм бәрәңгегә бәяләр арту белән бәйле вазгыять көзгә тотрыклана, дип белдерделәр. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев