Февраль “күчтәнәчләре”: кышның соңгы ае нинди үзгәрешләр китерә?
Кышның соңгы аена аяк бастык. Һәрвакыттагыча, ай башында яңа кануннар үз көченә керә. Яңа башланган ай тормышыбызга нинди үзгәрешләр алып киләчәк?
Социаль түләүләр
1 февральдән алып Россиядә барлык төр социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр индексацияләнәчәк. Бу балаларга ай саен бирелә торган түләүләргә дә, инвалидлар, хәрби бәрелешләрдә катнашучы ветераннар, Советлар Союзы геройлары, Россия геройлары пособиеләренә дә кагыла. Хакимият карары нигезендә, быел индексация 4,9 процентка башкарылачак.
Бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган акча 862 сумга артып, 18886,32 сум тәшкил итәчәк. 1,5 яшькә кадәр минималь пособие исә 7082,85 сум булачак.
Ә йөклелек чорының беренче атналарында медицина учреждениесендә теркәлгән хатын-кызларга түләнелә торган акча 33,77 сумга артып, 709 сум булуы көтелә.
Шәхси эшмәкәрләрдән – яңа чек
Махсус салым режимыннан файдалана торган шәхси эшмәкәрләр касса чегында товарның исемен (күрсәтелгән хезмәт исемен), аларның санын һәм бәясен күрсәтергә тиеш була. Бу яңалык башлыча кече бизнеска, кечкенә кибетләргә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенә карый торган оешмаларга кагылачак.
Электрон медицина документларына күчеш
1 февральдән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина оешмалары электрон документациягә күчү турындагы Боерыгы үз көченә керә. Хәзер халык Дәүләт хезмәте порталы аша үзенең медицина картасын карый алачак. Шунысы бар: электрон форматка күчүне һәр медицина оешмасы үзе хәл итәчәк.
Шул ук вакытта пациент медицина картасын яисә башка төр документларны кәгазь форматта аларгамы әллә инде электронмы икәнен үзе хәл итә ала. Медицина оешмасы аңа бу хезмәттә каршы килә алмый.
Машина “матурлау”
Машинагызда тюнинг, газ баллоннары, “кенгурина” һәм башка “шырдый-бырдый” бар икән, сезне махсус лаобраториядә сынаулар уздырырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Шул сынауларны узып, беркетмәне кулга алгач кына ЮХИДИ хезмәткәрләре рөхсәт кәгазе бирәчәк.
Федераль трассаларда йөк машиналарыннан түләүләр
2021 елның 1 февраленнән алып “Платон” системасы буенча тарифлар чакрым өчен 2,35 сум тәшкил итәчәк. Бу түләүләр ел саен 1 февральдән индексацияләнәчәк.
Лилия ЛОКМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев