Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ел башыннан Казанда 2,3 меңгә якын хуҗасыз эт тотылган

Хайваннарны тоту буенча кайнар линиягә шәһәр халкы 3,6 меңнән артык тапкыр мөрәҗәгать иткән.

Ел башыннан бирле шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының кайнар линиясенә караучысыз этләрне тоту буенча халыктан 3623 мөрәҗәгать кергән.

Тотылган этләрне төрле авырулардан вакцинациялиләр, аларга дегельминтизация һәм стерилизация үткәрәләр, ә аннары элеккеге яшәү урынына кайтаралар. Ел башыннан бирле барлыгы 2286 сукбай эт тотылган, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында. 

Хуҗасыз хайваннар турында ТКХ комитетының кайнар линия телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин: +7(843) 222-04-44. Шулай ук хәбәрләр «Халык контроле» һәм «Ачык Казан» системасы аша кабул ителә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев