Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Быел татар журналистикасында көндезге укуга бюджет урыннары юк

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин татар журналистикасы (Яңа милли медиа) бүлегендә бакалаврларга көндезге уку өчен бюджет урыннары булмавын әйтте.

«Быел көндез укуга бюджет урыннар юк. Читтән торып уку бүлегенә генә бар. Анда татар журналистикасында 30 бюджет урыны бар. Көндезге укуга бюджет урыннарының булганын да татар бүлегенә бирә идек. Бер елны да шулай урыннар булмады, быел тагын юк. », – диде ул.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Журналистика» юнәлешенә көндезге бүлеккә барысы 50 түләүле урын бирелгән. Анда укытуның рус телендә икәнлеге күрсәтелгән, ягъни татар журналистикасы юнәлешендә түләүле уку урыннары да юк. Васил Гарифуллин КФУ сайтындагы бу мәгълүматның дөрес булмавын әйтте һәм анда төзәтмәләр кертеләчәген искәртте.

«Татар балалары түләүле бүлеккә күп килерләр дип уйламыйм», – диде ул. Түләп укыту елына 155 мең сум тәшкил итә.

Читтән торып уку бүлегендә татар юнәлеше буенча, 30 бюджет урыныннан тыш, 10 түләүле урын да билгеләнгән. Васил Гарифуллин бу мәгълүматка да төзәтмә кертте – сайтта күрсәтелгән саннар дөрес түгел диде ул, татар юнәлегендә читтән торып укуга 20 урын тәгаенләнгән.

Былтыр татар журналистика бүлегенә җиде бюджет урын булуы хәбәр ителде, төркемгә калган укучыларны контракт ысулы белән җыю планлаштырылган иде. Васил Гарифуллин бер еллык түләү 150 мең тирәсе торуын әйтте. 2021 елда КФУ ректоры урынбасары татар юнәлешенә биш бюджет урыны билгеләнгәнен әйткән иде. 

Кафедра мөдире быел магистратурада бюджет урыннарының артуын әйтте. Татар журналистикасында көндезге магистратурага 10 урын, ә читтән торып укуга 5 урын бирелгән.

 

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев