Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Белгеч Россиядә сөт ризыкларына ихтыяҗ кимү сәбәбен аңлатты

Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге (Союзмолоко) генераль директоры Артем Белов Россиядә сөт ризыкларына ихтыяҗ кимүен әйтте. Аның сүзләренчә, бу кибет киштәсендәге сөт ризыкларына бәя арту белән бәйле.

«2022 елда сөт һәм сөт ризыкларын куллану якынча 1-1,5 процентка кимеде. Төп фактор – кибет киштәсендәге сөт ризыкларына бәя арту. 2021 елда сөтнең үзкыйммәте артты, бу 2022 елда продукциянең кыйммәте арту белән компенсацияләнде. Былтыр сөт ризыкларына бәя уртача 18 процентка артты», – дип сөйләде ул «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе кысаларында узган түгәрәк өстәлдә.

Аның сүзләренчә, куертылган сөт, туңдырмага бәяләр зур темп белән арткан. 

«Без барлык сөт ризыкларын ике категориягә бүләбез: төп һәм заманча яки десерт төркеме. Узган елда төп продуктлар – сөт, май, сырга ихтыяҗ артты, десерт төркемендәге продукция – йогырт, эремчек, туңдырма, кефирга ихтыяҗ кимүе күзәтелә», – дип аңлатты ул.  

 

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев