Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Башкортстанда бала җәен корбаны була язган

“Балык кына бит ул” дияргә ярамый шул...

Мәсәгут районының Абдулла авылы янында Әй елгасында җәен балыгы  су коенган малайның аягыннан эләктергән.  Бу хакта социаль челтәрләрдә язганнар.

"Ярый әле  егетнең тазалыгы, көче булган, аягын тартып ала алган.  Халык күп, моторлы көймәләр йөри, күрәсең, алар җәенне “кузгатканнардыр”. Сак булыгыз!” дип язган зыян күрүченең туганы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада балыкчыларның сулыкларда  гигант-җәеннәрне тоткан очраклар булган.  Быел, мәсәлән, июнь аенда Агыйдел елгасында ир-атлар 75 килограммлысын тотканнар.

 

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев