Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 нче апрельдә башлана

Гаризаны ничек тапшырырга һәм баланы мәктәпкә ни өчен кабул итмәскә мөмкиннәр – бу хакта тулырак KZN.RU материалында.

Казанда 1 нче апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. 2023 елда 174 мең укучы мәктәп парталары артына утырды, бу Татарстан башкаласы өчен рекордлы сан булды. Шуларның 20 меңе – беренче сыйныф укучылары. Укырга керү өчен нинди документлар кирәк, гаризаны нинди срокларда тапшыру зарур һәм ни өчен баланы мәктәпкә кабул итмәскә мөмкиннәр? Әлеге сорауларга җавапны KZN.RU материалында таба аласыз.

 

Гаризаны нинди ысуллар белән тапшырырга мөмкин?

Ата-аналар балаларын мәктәпкә Россия һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталлары аша яздыра ала. Моннан тыш, гаризаны һәм кирәкле документларны белем бирү учреждениесенә шәхсән тапшырырга яки «Россия Почтасы» аша тапшыру турындагы хәбәрнамә белән заказлы хат итеп җибәрергә мөмкин.

«Дәүләт хезмәтләре» порталында ата-аналар гаризаны алдан ук тутыра ала, гариза «каралама»сы шәхси кабинетта сакланачак. Андый «каралама» булган очракта, сайланган мәктәптә кабул итү башлангач, порталда ата-аналар гариза җибәрү кирәклеген искәрткән хат ала.

Гаризаны кайсы көнгә кадәр тапшыру зарур?

Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) гаризалар традицион рәвештә ике этапта кабул ителә. Беренчесе 1 нче апрельдә башлана һәм 30 нчы июньгә кадәр дәвам итә. Бу чорда гаризаны мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар, шулай ук чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле шартларда кабул ителү хокукына ия балалар өчен тапшырырга мөмкин.

Балалары мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче ата-аналардан гаризалар икенче этапта кабул ителә. Ул 6 нчы июльдә башлана һәм мәгариф оешмаларында буш урыннар тулганчы дәвам итә, шул ук вакытта гаризаны 5 нче сентябрьдән дә соңга калмыйча тапшыру зарур.

Кайсы балалар чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле шартларда кабул ителү хокукына ия?

Чираттан тыш хокук хәрби хезмәткәрләр һәм РФ Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең балаларына кагыла. Гаилә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәргә тиеш.

Хәрби хезмәткәрләрнең, полиция һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, махсус исемнәре булган һәм җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, мәҗбүри башкару органнарында, янгынга каршы федераль хезмәттә һәм таможняда хезмәт итүчеләрнең балалары исә беренче чиратта кабул ителү хокукына ия. Шунысын да ассызыклап узарга кирәк, гаилә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәсә генә, бу кагыйдә гамәлдә.

Булачак беренче сыйныф укучыларының абыйлары һәм апалары мәктәптә укыса, аларны әлеге белем бирү учреждениесенә өстенлекле шартларда кабул итәләр. Бу очракта балаларның бер адрес буенча яшәве мөһим түгел.

Баланың мәктәпкә кабул ителүе турында кайчан билгеле була?

Мондый карар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә чыгарыла. Бу хактагы хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, шулай ук гаризада күрсәтелгән почта адресына яки электрон адреска киләчәк. Мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче балаларны уку йортына буш урыннар калган очракта гына кабул итәчәкләр.

 

Нинди документлар кирәк булачак?

Гариза белән бергә ата-ана үз шәхесен раслаучы документ һәм баланың туу турында таныклыгы күчермәләрен тапшыра. Беренче этапта ата-аналар шулай ук баланың теге яки бу микрорайонда яшәвен, аның чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле шартларда кабул ителү хокукына ия булуын раслаучы документлар китерә. Кирәкле документларның тулы исемлеге ТРның дәүләт хезмәтләре порталында бастырылган.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гариза шундый ук тәртиптә карап тикшерелә. Гаризаны формалаштырганда, ата-ана кирәкле документларның сканерланган күчермәләрен беркетергә тиеш.

 

Баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәрме?

Мәктәптә буш урыннар булмау сәбәпле генә баланы кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр, бу очракта ата-аналарга тиешле хәбәрнамә юллана. Баланы башка белем бирү учреждениесенә урнаштыру өчен, ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр өч көн эчендә баланы буш урыннар булган якындагы мәктәпкә билгели.

Мәктәпкә укырга кергәндә бала 6 яшь тә 6 айдан кечкенә һәм 8 яшьтән зуррак булмаска тиеш. Әгәр бала күрсәтелгән яшьтән кечерәк яки зуррак икән, баланың мәктәпкә әзерлеген билгеләргә ярдәм итүче шәһәр комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Баланы яңа микрорайонда төзелә торган мәктәпкә урнаштыру өчен гаризаны ничек тапшырырга?

Беркетелгән территорияләрдә яшәүче балаларны яңа мәктәпләргә беренче сыйныфка кабул итү 10 июньнән 30 июньгә кадәр гамәлгә ашырылачак. Яңа мәктәпләрдә укырга теләүче башка балаларны (1-8 сыйныфларга) кабул итү 8 июльдән башлана һәм буш урыннар тулганчы дәвам итә.

Төзелеш барган һәм мәктәпләргә почта адреслары бирелмәгән вакытта гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тапшыру яки аны заказлы хат белән җибәрү мөмкин түгел. Шуңа күрә яңа белем бирү учреждениеләренә кабул итү өчен документлар тапшыру урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләсе буенча кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

Казанның мәгариф идарәсендә бердәм кайнар линия эшли: +7(843)223-23-80. Шулай ук район мәгариф бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә була:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-23-77;

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-23-73;

Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-23-75;

Совет районы: +7(843)223-23-76.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев