Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Айдар Хәйретдинов: Хәзерге телебез - абзар теле

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов хәзерге татар телен абзар теле дип атады. Бу хакта ул Габдерәүф хәзрәт Зәбировның «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре» китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә атады.

Айдар Хәйретдинов Муса Бигиев, Риза Фәхретдинов кебек татар руханилары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә белән шөгыльләнүе хакында сөйләде һәм аларның тирән фәлсәфә телендә язылуын искәртте.

«Ул шәхесләр һәммәсе дә чын татар телендә язган кешеләр. Хәзерге телебез безнең – абзар теле дияр идем мин. Халыкның аңын Риза Фәхретдинов, Муса Бигиевлар аңлаган телгә күтәрү ул бер хыял кебек кенә булып тора. Әмма хыялланмаган юлны да башламый. Хыялыбызда булса, юлыбыз да башланыр», – диде Айдар Хәйретдинов.

«Нәфис тел абзар телемени? Еники кебек язучылар нинди телдә язган, хәзерге язучылар нинди телдә яза, без нинди телдә сөйләшәбез?» – дигән сорауга Айдар Хәйретдинов ачыклык кертте.

«Ул телдә кем сөйләшә? Язучыларыбыз бетеп бара. Ярый әле язучыларыбыз язып калды. Мин әйткәне – ул югары фәлсәфи тел. Безнең язучыларыбыз югары фәлсәфи телдә язарга теләсәләр, никадәр китаплар язсалар да, фәлсәфә темасына яза алмаслар иде, чөнки телләре юк. Әлбәттә, аларның телләре абзар теле түгел. Абзар теле – ул урамда сөйләшә торган тел. Анда 2 мең тел бардырмы-юктырмы», – диде Айдар Хәйретдинов.

«Безнең хәзер нинди телдә сөйләшәбез?» – дип сорагач, ул: «Без сөйләм телендә сөйләшәбез», – дип җавап бирде. Ул Әтнә районында вәгазь сөйләгәндә үзен аңламаганнарын әйтте: «Чөнки сүзләре юк. Гаеп халыкта түгел, беләбез кемдә икәнен», – диде ул.

Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев абзар теле дигән телгә катгый каршы чыгуын әйтте.

«Алай ярамый ул. Без үзебезне кимсетәбез. Безнең матур әдәби телебез бар. Язучыларыбызны, зыялыларны алсак, тел бетте дип булды. Мин абзар телендә сөйләшәбез диюгә каршы. Без үз-үзебезне бетерәбез шулай. Әлбәттә проблемалар бар, без җаваплылыкны онытмаска тиеш, бу – күмәк эш. Бу – катлаулы мәсьәлә, әмма үз-үзебезне кимсетмик», – диде ул.

 

 

Рәмис Латыйпов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев