Айдар Шәйхин: Халык мәдәниятенә караган исемнәрне шәхси милек итеп теркәүне тыярга кирәк
Татарстан арбитраж суды, товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында, Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән.
Татарстан Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мөдире Айдар Шәйхин, моңа кануни яктан чишелеш табылырга тиеш, дип саный.
– Бу ситуация татар мәдәнияте, гомумән, Россия халыклары мәдәнияте өчен шактый куркыныч. Миңа калса, беренче чиратта, Россия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары игътибарлы булырга һәм закон чыгару өлкәсендә активрак эшләргә тиеш. Россия халыкларының халык авыз иҗаты, халык мәдәниятләренә караган мондый исемнәрне, атамаларны ниндидер шәхси милек буларак теркәү мөмкинлеген тыярга кирәк.
Татар җәмәгатьчелеге, төрле иҗтимагый оешмалар, дәүләт оешмалары бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш, чөнки, иртәме-соңмы, әлегә зыян килмәгән оешмаларга җитдирәк дәгъвалар килергә мөмкин. Чынлап та, суд аша әлеге кабул ителгән карарны югарырак инстанцияләрдә карарга тиешләр, дип уйлыйм.
Миңа калса, әлегә соң түгел, әмма җәмәгатьчелекнең игътибары зур булырга тиеш. Бу канунның мантыйгына туры килми торган хәлләр безне борчый, аның кануни яктан чишелеше дә булырга тиеш, – ди ул.
Татар халык әкиятләре геройларын пантентлаштыру мәсьәләсенә карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина белеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев