Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерергә тәкъдим иттеләр

Гератта җир тетрәү нәтиҗәсендә торыр җирләрен югалткан Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерергә мөмкин. «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге җитәкчесе, Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин шундый фикер белдерде.

«Герат провинциясендә җир тетрәүләрдән ким дигәндә 200 татар һәлак булды. Әлегә кадәр зыян күрүчеләрнең исәбе алып барыла. Кышка кергәндә 40 торак пунктта яшәүчеләрнең күбесе йортсыз калган, алар арасында безнең күп санлы кардәшләребез, татарлар бар. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән авыл районнары халкы зыян күргән. Һәм мин Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Әфганстан татарлары гаиләләрен Татарстан районнарының ташландык авылларына күчерүне карарга тәкъдим итәргә телим. Уңай яклары күп. Әфганстан татарлары бу җирләргә кабат тормыш бирәчәк. Алар сарык үстерүдә тәҗрибәле, һәм алар бездә хәзер югары дәрәҗәдә булмаган терлекчелекне торгызырга булышачак. Фермаларны ремонтларлар һәм буш кырларны чәчәрләр», — дип саный Рөстәм Хәбибуллин.

 

 

Ул шулай ук Кыргызстанның күптән түгел генә шундый программа уздыруын да әйтте. Әфганстанның меңләгән кыргызлары Кыргызстанның авыл районнарына күченгән, һәм нәтиҗә уңай булган.

«Минемчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфган татарларының газап һәм кайгысына игътибар итәр һәм Татарстанда шундый ук программаны яклар. Шуның белән Әфганстан татарларына да ярдәм күрсәтеләчәк һәм Татарстанда ташландык авылларны торгызуга да адым ясалачак», – ди Рөстәм Хәбибуллин.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев