Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

8-16 яшьлек балалары булган гаиләләргә яңа пособие бирү тәртибен аңлаттылар

Гаиләдәге бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан югарырак булмаска тиеш.

1 апрельдән 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр яңа пособие алачак. Яңа төрле ярдәм чарасы баласын ялгыз үстерүчеләргә генә түгел, ә тулы гаиләләргә дә бирелергә мөмкин. Пособиене билгеләү тәртибен Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец аңлатты.

«Яңа түләүнең төп кагыйдәләре 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән пособие шартлары кебек. Гаиләдәге бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан югарырак булмаска тиеш. Гаиләнең мөлкәте билгеләнгән исемлектән артмаска тиеш. Өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларының исәп-хисап чорында расланган кереме булырга тиеш. Ә керем булмаган очракта, аның җитди сәбәбе булырга тиеш», — дип аңлатты омбудсмен.

Пособиегә гаризаны 2022 елның 1 маеннан дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән тапшырырга мөмкин булачак. Ярдәм 1 апрельдән билгеләнә. 

 

Наталья Рыбакова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев