Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

5 МЕҢ МӨСЕЛМАН БЕРГӘ ИФТАР КЫЛДЫ

Мөселманнар өчен изге җомга көнне "Казан-Арена" стадионында республикакүләм ифтар мәҗлесе узды. Бу кичтә стадионда Коръән аятьләре яңгырады, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ураза хикмәтләре, ифтар йолалары турында бәян кылды, Кол Шәриф җәмигъ мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов эчтәлекле вәгазь сөйләде. Стадионның икенче катында ачык һавада ахшам намазы...

Мөселманнар өчен изге җомга көнне "Казан-Арена" стадионында республикакүләм ифтар мәҗлесе узды. Бу кичтә стадионда Коръән аятьләре яңгырады, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ураза хикмәтләре, ифтар йолалары турында бәян кылды, Кол Шәриф җәмигъ мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Стадионның икенче катында ачык һавада ахшам намазы укыдылар. Намазга баскан ир-егетләрнең алдагы рәтендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, югары мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Дагыстан, Чечен республикаларыннан, Мәскәү һәм Россиянең кайбер башка төбәкләреннән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Рамазанның ураза тоту гына түгел, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек ае да булуын хәтердә тотып, балалар йортында тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлеге чикле кешеләр, күп балалы гаиләләр ифтар мәҗлесенә махсус чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев