Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

2024 елга Татарстанда яшәү минимумы 13 135 сумга кадәр күтәреләчәк

Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы күләме үзгәрәчәк. Җан башына исәпләгәндә, планлаштырылган 12 966 сум урынына ул 13 135 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Карары проектында әйтелә.

Моннан тыш, эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләмен киләсе елга 14 133 урынына 14 317 сумга, пенсионерлар өчен 11 151 урынына 11 296 сумга кадәр арттырачаклар. Балалар өчен яшәү минимумы 12 577 сум урынына 12 741 сум тәшкил итәчәк.

Документ 23 ноябрьгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак. Исегезгә төшерәбез, үзгәрешләр быелның 12 сентябрендә кабул ителгән ТР Министрлар Кабинеты карарына кертелә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев